Биючеләр бииләр, көе килми димиләр
    Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлык, гүзәллеккә өйрәткән. Биюләрдә ритм, хәрәкәтләр, уен аша халыкның уй - фикерләре, эчке халәте, өмете, ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче, кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә дә мөмкинлек ачыла. Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт, Җилдән җитез йөреш- хәрәкәт. Биегән кеше чынлап бай булсын, Хыялында йөгерек тай булсын, Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт. 2010-2011 нче уку елында Шәмәрдән лицеенда бию- хореография түгәрәге эшли башлады. Җитәкчесе - Сафиуллина Асия Алмаз кызы үз түгәрәгенә бик тиз укучыларны җәлеп итте. Түгәрәктә бүгенге көндә 60 тан артык бала шөгыльләнә.Алар төрле халык биюләрен, заманча биюләрне һәм татар халык биюләрен бик теләп өйрәнәләр. Укучылар "Көзге бал”да үз чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Декабрь аенда лицеебызда укучылар арасында татар биюләренә бәйге- конкурс узачак.Бүген укучылар Асия Алмазовна белән бик тырышып конкурска биюләр өйрәнәләр.Аларга бәйгедә уңышлар телибез. Киләчәктә бу түгәрәккә йөрүче укучылар зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясарлар дип көтеп калабыз. Сәхнәгә менмәсәләр дә, бәйрәм – кичәләрдә рәхәтләнеп бии алачаклар. Бию бит әле ул сәламәтлекне ныгытучы да. Бию теле аша тәрбия дә бирелә, сәламәтлек тә ныгытыла, буй-сын да дөрес формалаша. Бу түгәрәккә йөрүчеләр матурлыкны тоеп, сизеп, үзләре тудырып, бары яхшы кешеләр генә булырлар дип ышанасы килә.               Галиуллина Энҗе.      Шәмәрдән лицее.



                               Благодарность
Издательство открытое акционерное  общество "Просвещение"  благодарит Хамзина Шаукат Анваровича за организацию творческого процесса и участие в фотоконкурсе "Дети "Школы России".

Генеральный директор    А.М.Кондаков

 
 
       8 декабря на базе Шеморданского лицея проводился семинар Ресурсного центра по русскому языку и литературе на тему: "Инновационные технологии в образовательном процессе". Были показаны открытые уроки-практикумы в 11 Г классе - "Обучение написанию сочинения" (учитель Галиева Г.К.) и в 10 В классе - "Постановка знаков препинания в предложениях с обособленными определениями" (учитель Шайхова Л.А.). Заседание Круглого стола было посвящено вопросу подготовки учащихся к ЕГЭ по русскому языку.
 

    Мини футбол уйнадык…        8 декабрь көнне районыбызның Эзмә, Шәмәрдән, Явлаштау, Шекше, Курсабаш, Иштуган мәктәп командалары арасында мини футбол ярышлары узды. Аның максаты укучылар арасында мини футболны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, республика ярышларында катнашу өчен көчле команданы ачыклау иде. Нәтиҗәдә,җиңүче исемен Шәмәрдән командасы яулады.II- Явлаштаулар,  III- Иштуганнар, IV- Курсабашлар, V- Шекше,VI- Эзмә командасы яулады. Барлык катнашучыларга алда җиңүләр, сәламәтлек телибез.

                            Татар  биюе  фестивале

    Һәр халыкның милли мирасы яшь буынга тапшырылганда гына туган тел саклана. Шәмәрдән лицеенда да төрле милләт балалары белем ала. 8-9 декабрь көннәрендә  лицейда узган татар биюе фестиваленә аларны татар халык биюенә мәхәббәт, хөрмәт алып килде.  Фестивальдә барлык 1-11 класс укучылары да катнашты. Һәр класс укучылары үз көчләреннән килгәнчә, яшь үзенчәлекләренә туры килгән татар халык биюләрен башкарды. Монда без татар яшьләренең элек аулак өй һәм каз өмәләрендә уйнаган җырлы- биюле уен күренешләрен дә, бүгенге замана яшьләренең татар биюләрен дә сәхнәдә күрдек.Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлекләре ачык чагылды. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарылды. Шул вакытта татар биюе кызларның тыйнаклыгын, оялчанлыгын, назлыгын да күрсәтте.Кызларның биюләрендә салмак нәфис хәрәкәтләр, алардан җылылык, сафлык, тыйнаклык бөркелеп тора иде. Егетләр биюе дәрт, чаялык, хәрәкәтләренең төгәллеге белән аерылып торды.

                                  Биегез, әйдә, биегез!

                                  Һәммәсе таң калсыннар.

                                  Шәмәрдәнлеләр болар, дип

                                  Сокланып карасыннар!

    I урынны -2д,3г, 3б, 4в, 4г,5в,5г,6г,6б,7д,8г класс биючеләре яулады.

    II урында – 3в, 4б, 5б,5а,6в,6д,7б, 7в, 8в, 8е класс биючеләре.

     Иң эчтәлекле чыгыш ясаучылар исеме8а,7а классы укучыларына бирелде.

 Иң оста биюче исемен Тимергалина В.(3г), Шарипова А.(2д)  яуладылар.

Иң оста биюче пар булып Назмиева А.,Шамиев С.(5г),Рамазанова Г.,Владимиров Р.(3б)  танылды.

Барлык катнашучыларга алга таба иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Сезнең кебек милли биюләрне башкаручылар булганда татар  биюе яши, яшәрә,үлми, югалмый.

                                                                                                                                                                                    Галиуллина Э.И.10/XII. 2010
 
 
                                   В ФОРУМЕ САЙТА ОТКРЫЛИСЬ НОВЫЕ ТЕМЫ В РАЗДЕЛЕ "УЧЕНИКИ"(ССЫЛКА НА ФОРУМ)
 
                                                Акция   "100 талантливых детей села" 
   Ученицы Шеморданского лицея Сергеева Наталья (11 Б) - учитель Кашипова А.М. и Шугаепова Алия (10 Б) - учитель Гумерова Р.Р. стали победителями социальной акции "100 талантливых детей села". На церемонию награждения они приглашены в ГТРК "Корстон".  Поздравляем наших учеников и учителей с победой, желаем новых успехов и высоких результатов!        

                                        
            
    
                                   Республика семинар- практикумы узды
 2010 ел- укытучылар елында мәгариф өлкәсе яңалыкларга бай булды. Шуның иң әһәмиятлесе башлангыч белем системасындагы үзгәрешләр. 2010-2011 нче уку елында 1 сыйныфка укырга кергән балаларны яңа башлангыч белем бирү ФГОСы (Федераль дәүләт белем стандарты) буенча укыта башладылар. 17 декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда 2011 нче елдан ФГОС буенча башлангыч белем бирүгә әзерлек темасына республика семинар- практикумы уздырылды.Анда республикабызның Арча, Балтач, Саба, Тәтеш, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Әтнә, Биектау,Казан мәктәпләренең башлангыч класс укытучылары,психолог һәм директор урынбасарлары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Мәгариф министрлыгыннан Урманчеева А.Г., Садыкова Э.М., Петрова И.В., Орлова Н.П., Фаттахова С.В,, Федекин И.Н. укытучыларны ФГОС белән таныштырдылар, эштә куллану системасын өйрәттеләр, дәресләргә анализ ясап хаталарны кисәттеләр һәм уңай якларны күрсәттеләр. Шәмәрдән һәм Саба мәктәпләреннән түбәндәге укытучылар 1 классларда ачык дәресләр күрсәттеләр: 1в классы .Математика ”Сантиметр” Каримуллина В.Э. 1г классы .Әйләнә- тирә дөнья "Электричество в нашем доме” Байгузина Г.Ю. 1б классы. Математика. "Нумерация в пределах 10» Салахиева Л.М. 1а классы. Татар теле " Ө,ө хәрефләре” Мавлекаева З.Р. 1а классы. Математика. " Число от 1 до 10” Хисамова Г.Н. 1б классы. Английский язык "Времена года”( дәрестән тыш эшчәнлек) Нагимова А.Г. Дәресләр карап, анализ ясагач, түгәрәк өстәл артында Шәмәрдән лицеенда укыту- тәрбия эше торышы белән директор Хамзин Ш.Ә. , "Мониторинг системасы " белән Назмутдинова Э. Р., ФГОС буенча укыту планы төзү тәҗрибәсе белән Эзмә мәктәбеннән Галиева Г.М. таныштырдылар. Кәбирова И.Т. Шәмәрдән лицеенда башлангыч классларда дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, эш юнәлешләрен өйрәтте. Өченче өлештә, башлангыч класс укытучылары, директор урынбасарлары, психолог, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре өчен Мәгариф министрлыгы белгечләре, семинар темасы буенча, мастер - класслар оештырдылар. Шулай ук төрле эш юнәлешләре буенча Шәмәрдән укытучыларының күргәзмә - калейдоскоплары тәкъдим ителде: -"Тэйбл”- Назмутдинова Э.Р. -"Квиллинг”- Байгузина Г.Ю. -"Кожаная мозаика”, "Вышивка щелковыми лентами”- Салахиева Л.М. -Кукольный театр " Теремок”, "Здесь оживают грезы, сказки”- Емельянова Л.М. -" Мягкая игрушка”- Шарипова А.И. -Модульное оригами”- Галимуллина Р.Г. Республика семинар- практикумы "Күңелле тәнәфес”тә концерт белән тәмамланды. Анда "Илһамият” һәм "Балачак” түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгыш ясадылар. Үзләренә яңа эш һәм хезмәт дәрте туплап, 200 гә якын семинар- практикумга җыелган укытучы- педагоглар таралыштылар. Алда аларны яңалыклар, яңа үрләр көтә ...



                                        
                Рус теленнән 4 сыйныф укучылары өчен олимпиада
 
21 декабрь көнне Саба гимназиясендә 4 класс укучыларының рус теленнән  кече олимпиадасы үткәрелде.
Безнең лицеебызның ике укучысы призлы урынга лаек булды.  Менә алар:
1 урын Гарипов Ильмир -  Укытучы: Назмутдинова Э.Р.
2 урын Яковлева Диана - Укытучы: Назмутдинова Э.Р.
Укучыларны һәм Энҗе Рафиковнаны җиңүчеләре белән  котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
                   
                
                  "Лучший учитель года -2010"
22 декабря состоялось торжественное подведение итогов Года учителя и церемония награждения победителей районного конкурса профессионального мастерства «Лучший учитель года – 2010» в поселке Б.Сабы.
Глава муниципального района Раис Нургалиевич Минниханов поздравил всех педагогов  с Годом учителя и  победителям  конкурса вручил   грант в размере 25 тысяч рублей, вышедшим  в финал конкурса  -  10 и 5 тысяч рублей.
Из Шеморданского лицея 4 учителя получили грант:
Сабирова Резеда Агзамовна - учитель татарского языка и литературы
Галимуллина Хания Муллануровна - учитель физической культуры
Сафина Роза Карямовна - учитель ИЗО
Бикбаева Чулпан Ильнуровна - педагог дополнительного образования.
    В финал конкурса вышли следующие учителя:
Батыршина Лейля Нургалиевна - учитель технологии
Байгузина Гульназ Юсуповна - учитель начальных классов
Сунгатуллина Гульнур Равилевна - учитель английского языка
Закирова Ильсеяр Салихзяновна - учитель математики
Бикбаева Эндже Ильнуровна - учитель истории
Гарипова Аниса Нуретдиновна - учитель музыки
              Поздравляем наших учителей с победой!!!
                                             



                                           "Саба дулкыннары” на 10 яшь
2010 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай ел булды. Чираттагы бәйрәм "Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең 10 яшьлек бәйрәм тантанасы. Республикада узган төрле конкурс, бәйгеләр җиңүчесе һәм 62 еллык тарихы булган радионың үз тыңлаучылары, үз мәйданы бар. Бу радионың бүгенге директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова һәм радио- телевидение хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе дә. Бүген Саба радиосы районыбызның барлык көнүзәк мәсьәләләрен яктырта. Аны барлык тирә күрше район халкы да яратып тыңлый. Шуңа күрә дә,Саба мәдәният йорты залы бәйрәм кичәсенә җыелган төрле яшьтәге тыңлаучылар белән тулган иде. Бәйрәм тантанасы родио тарихын хатирәләрдә яңарту, күңелле җыр-биюләр, тәбрикләү һәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. Радионың гимны буларак яңгыраучы "Сабам- минем гүзәл ягым” җырының сүзләрен язган Резеда Валиева сәхнәдән рәхмәт сүзләрен зур дулкынлану белән җиткерде. "Саба дулкыннары” радиосы төрле конкурс, бәйгеләрендә катнашучыларны, актив хәбәрчеләрен онытмый. Бу тантанада да алар сәхнә түренә чакырылдылар. Алар арасында лицей яңалыкларын даими хәбәр итеп торучы тарих укытучысы Галиуллина Энҗе дә бар иде. Ул штаттан тыш хәбәрче буларак рәхмәт хаты, истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Аңа алга таба да иҗат уңышлары телибез. 18.12.2010 ел

 
Сәгъди - иң оста теннисчы
Казанда 21 яшькә кадәрге яшьләр арасында өстәл теннисы буенча узган республика беренчелегендә Шәмәрдән лицее укучысы Сәгъди Исмаилов 2 нче урынны яулады. ТР Өстәл теннисы федерациясе Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә Сәгъди Исмаиловны елның иң оста уенчысы дип билгеләде. Яшь теннисчыны чын күңелдән котлыйбыз, алга
таба да уңышлар телибез!
                                                              
                                                                                                    Салкын кар да җанлана
 Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда районыбызның оешма, учреждение тирә- ягы матур кар сыннары белән бизәлә.Салкын карны да җанландыра укучылар, укытучылар, төрле һөнәр ияләре. Аларның кулларында гына төрле әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм сөйкемле Кар кызы, җәнлек- җанварлар терелә. Барлык кар сыннары үз яннарына дәшеп тора, балачак иленә алып кайта, кәефне күтәрә. Шәмәрдән лицее коллективы да ел саен кар сыннары ясап сөендерә. Быел лицей капкасы янында ук Кыш бабай, Кар кызы каршы ала, аҗдаһа башлы тауда бала- чага шуа, җәнлекләр тирәсендә мәш килеп фотога төшүчеләр йөри, кабартма әкияте геройлары сәлам бирә. Район күләмендә кар сыннары ясау , бизәү конкурсында III урынга лаек булу, укучылар һәм укытучылар, хезмәткәрләрнең тырыш эше нәтиҗәсе.Яңа елның ак карлары сөенеч, шатлык, уңышлар алып килсен. Галиуллина Э.И. 28.12.2010
                                                              

                                Энә белән кое казу...
 Борынгыдан килгән, уку- энә белән кое казу, дигән әйтем бар. Бу сүзләрнең чын мәгънәсен бары мәктәптә укыган, белем туплаган кеше генә аңлый. Шәмәрдән лицеенда укучылар һәммәсе дә аң, белемгә омтыла. Белемнәрен укучыларыбыз төрле конкурс, ярыш, чаралар һәм олимпиадаларда сыныйлар.Район фән олимпиадаларында нәтиҗәләр дә сөенечле: I урын- 30,IIурын- 15,III урын-13. Алда укучыларны республика фән олимпиадалары көтә. Без аларга уңышлар телибез. Районыбыз данын республикада югары нәтиҗәләр күрсәтеп, тагын да күтәрегез.Алган белемнәрегез киләчәктә БДИ тапшырганда ярдәм итсен, югары уку йортларына юл күрсәтсен, дөрес һөнәр сайларга булышсын.
                                                                                                                                                                                                                                                     Галиуллина Э.И.
                             

Районный семинар учителей английского языка

24 декабря  2010 года на базе Шеморданского лицея проводился семинар учителей иностранных языков Сабинского муниципального района по теме:  «Создание условий для развития конкурентоспособной  личности в  процессе обучения иностранному языку путём использования интерактивных методов». На семинаре был показан открытый урок с применением ИКТ в 6 г классе на тему: «Animals  in our life» (учитель Валиева Л.П.), мастер-класс  «Использование информационно-коммуникативной технологии для систематизации лексики» (учитель Сунгатуллина Г.Р.). Выступили с докладом  учителя английского языка Владимирова Л.М.  («Информационная компетентность учителя при оформлении слайдов»)  и Яппарова Р.М. («Использование современных педагогических технологий в обучении английского языка»). Гости также смогли увидеть внеклассное мероприятие «The Magic Lamp Of Alladin» ( подготовили мероприятие учителя Хайретдинова Л.И., Сиразиева А.В., Баширова Г.Р.), устный журнал по страноведению с использованием компьютерной презентации (учителя – Яппарова Р.М., Якупова М.Н.). В конце семинара подвели итог и обменялись мнениями .