Бакый Урманчега 115 ел
29.02.2012
"Школьная лига"
29.02.2012
Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү
29.02.2012
Чаңгы ярышы
27.02.2012
Интересное и воспитательное мероприятие
25.02.2012
Незабываемые впечатления!
25.02.2012
"Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар”
темасына багышланган III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе
25.02.2012
29.02.2012
29 нчы февраль көнне 7г ( Садыйкова Л.Р.) һәм 7а (Сабирова Р.А)
сыйныфларында рәссам-скульптор Бакый Урманчега 115 ел тулу уңаеннан «Татар
халкының бөек рәссамы” исемле тәрбия сәгате уздырылды. Дәрескә кунак
итеп, Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәре Садыйкова Гөлназ чакырылган
иде. Ул укучыларны рәссамның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырды. Бу
тәрбия сәгатендә укучылар кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар.
"Школьная лига"
29.02.2012
25 нче февраль көнне Саба районында теннис буенча "Школьная
лига” дип исемләнгән турнир үткәрелде. Әлеге бәйгедә районның төрле
авылларыннан бик күп яшүсмерләр көч сынашты. Шәмәрдән лицееның данын
яклап 9 е сыйныф укучылары да катнашты. Беренче урынны
Максимова Кристина алып кайтты. Аны чын күңелебездән шушы зур җиңүе
белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешеп, призлы
урыннарга гына лаек булуын телибез. Шәмәрдән лицее исеменнән сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Ф.
Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү
29.02.2012
28 февраль көнне Саба гимназиясе базасында
күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә
багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде.
Конференция эше 9 секциядә алып барылды. 23 районнан һәм Казан шәһәре
мәктәпләреннән 121 укучы катнашып гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән
тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль
университетының Филология һәм сәнгать институты галимнәре катнашып
укучылар чыгышына югары бәяләмә бирделәр. Шәмәрдән лицееннан Абросимова
А.(9а), Бикбаева А.(9б), Ахметов А.( 7г), Гарифуллина А.(10в),
Замалетдинова Г.(11в), Емельянова А.(11г), Рахимзянова Э.(8а), Шугаепова
А.(11б), Шарипова Л.(10б) лар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән
чыгыш ясадылар. Рахимзянова Э., Шугаепова А., Шарипова Л., Бикбаева А
уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. Укучыларга уңышлар,
киләчәктә дә фән өлкәсендә ачышлар ясап безне сөендерсеннәр иде.
Чаңгы ярышы
27.02.2012
Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып, 25 февраль көнне лицеебызда гомум мәктәп чаңгы ярышы булып узды. Бу ярышта 1-11 сыйныф укучылары
катнашты. Көн салкын булса да, балалар тырышып 1, 2 км га чаңгыда
ярыштылар. Барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.
Интересное и воспитательное мероприятие
25.02.2012
Очень интересное и воспитательное мероприятие было подготовлено и проведено в 5 г классе, посвященное Дню защитников Отечества.
Праздник способствовал воспитанию чувства патриотизма,
гражданственности, физической и нравственной культуры у учащихся;
развитие позитивного отношения к службе в Армии, умения дружить и беречь
дружбу. Девочки 5 г класса подготовили презентацию для мальчиков со
стихами, тематическими кроссвордами и историей возникновения праздника.
Вручение памятных подарков сопровождалось всеми любимой песней «Катюша»,
которую с удовольствием подхватили и мальчики.
Незабываемые впечатления!
25.02.2012
24.02.2012 учителям и учащимся Шеморданского лицея посчастливилось побывать на балете- сказке П.И.Чайковского
«Щелкунчик» Русского национального балета в г.Вятские Поляны. Мы были в
восторге от выступления столичных артистов и получили огромное
удовольствие от представления. Впечатления незабываемые…
"Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар”
темасына багышланган III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе
25.02.2012
21 нче февраль – Туган тел көне. Бу бәйрәм КФУ (ИФИ) да зурлап уздырылды.. "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Пленар
өлештә докладлар тыңланды, концерт карадылар. Америкадан, Финляндиядән,
Кытайдан, Төркиядән килгән милләтәшләребезнең чыгышлары һәркемнең
күңеленә хуш килде. Укучылар, студентлар лингвокультурология буенча
фәнни эшләрне алдан җибәргәннәр иде. Үзләренең чыгышлары басылган фәнни
җыентыкларны һәрбер укучыга бирделәр. Бу конференциядә Шәмәрдән
лицееннан да 6 укучы катнашты. Хөсәенова С. (укытучы: Сабирова Р.Ә.),
Гарифуллина А. (укытучы:Хәева Д.И.), Гайнуллин Л.(укытучы: Галимова
Л.В.), Абросимова О. (укытучы: Авхадеева А.В.), Хафизова З. (укытучы:
Мингазова Н.Ф.) конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар, укытучылары да,
үзләре дә сертификатларга ия булдылар, ә Исмәгыйлева А.(укытучы:
Мулласалихова Г.Г.) 1урын яулап, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Сәламәтлекне саклау ” темасына семинар
24.02.2012
22 февраль көнне лицеебызда "Сәламәтлекне саклау ” темасы буенча семинар узды. Бу семинарга сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары килгән иде. Алар башта актлар залында үтәчәк программа белән танышты. Аннары лицеебызның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мазитовна килгән кунакларны мәктәп
белән таныштырды, мастер-класс үткәрде. Психолог Рахманова Айсылу
Аминовна, башлангыч сыйныф укытучылары Назмутдинова Энҗе Рафиковна,
Нурмухаметова Резеда Фидаилевна, Шакирова Ләйсән Талгатовна мастер-класс
уздырдылар һәм түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар. Семинар югары дәрәҗәдә үтте.
Библиотечный урок «Сохраним родной язык»
24.02.2012
В поселковой библиотеке 21 февраля с учащимися 7Б класса был
проведён библиотечный урок «Сохраним родной язык», посвящённый
Международному дню родного языка. Библиотекари Любовь Евгеньевна и Елена
Александровна провели беседу о языке, познакомили со всевозможными
справочниками, словарями. Увлекательными были игра «Каркас», а также
конкурс на знание фразеологизмов. Победители и участники получили призы.
Все остались довольны. Учащиеся решили попробовать себя в конкурсе
«Самый читающий класс» и взяли почитать книги. Спасибо библиотекарям."Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел”
24.02.2012
24 нче февраль көнне 8 А сыйныфында
"Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” дип аталган уен- дәрес үткәрелде.
Дәрескә кунак итеп Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире Надия Гатиятуллина
чакырылган иде. Ул укучыларга "Халыкара туган тел көне” тарихы турында
сөйләде. Укучылар белән викторина оештырды. Җиңүчеләргә бүләкләр
тапшырылды.
"Җыр һәм стройда йөрү чыгышы” конкурсы
24.02.2012
Укучыларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, 10-11нче
укучылары арасында "Җыр һәм стройда йөрү” конкурсы үткәрелде. Тәртипкә
өйрәнү, хәрби күнекмәләр алу, кимендә дөрес маршировка ясау мәктәп
эскәмиясеннән килгән егет- кызлар өчен файдага гына. Ә егетләрне армиягә җибәргәнче үк хәрби хезмәтнең барлык серләренә өйрәтү бигрәк тә кирәк. Укучылар барысы да бик уңышлы чыгыш ясадылар.
"Ягез әле, егетләр” ярышы
21.02.2012
Ватаныбызны
саклаучылар сафына сау- сәламәт егетләр басарга тиеш. Шул максаттан
лицейда төрле спорт түгәрәкләре эшләп килә һәм укучылар бик теләп
йөриләр. Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 8-11 класс егетләре
арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Ярыш бик киеренке булды. Алар
спорт төрләрендә көч сынаштылар һәм аркан тартышып тәмамладылар. Батыр егет- ил күрке, диелгән халык мәкалендә.
Тамчы- шоу”
21.02.2012
21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан 5 нче сыйныфлар арасында (укытучылары Минһаҗева Н.Ф.) "Тамчы- шоу” уены үткәрелде. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, татар телен ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.
Бүген Халыкара туган телләр көне
21.02.2012
Казан (Идел буе) Федераль университетының
Филология һәм Сәнгать институтында Ачык ишекләр көне
20.02.2012
19 нчы февральдә Казан (Идел буе)
Федераль университетының Филология һәм Сәнгать институтында Ачык
ишекләр көне үткәрелде. Безнең лицейдан да укучылар катнашты: 8в
сыйныфыннан Арсланова Лилия (укытучысы Мулласалихова Г.Г.), 10 а дан
Шәйхетдинова Алинә (укытучысы Галимова Л.В.), 10в сыйныф укучысы
Гарифуллина Алсу (укытучысы Хәева Д.И.). Укучылар өчен бу көн истә
калырлык булды, алар галимнәр, язучылар белән очраштылар,
студентларның чыгышларын карадылар. "Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә
катнашкан бу укучыларга сертификатлар, аларны әзерләгән укытучыларга
Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Дәресләргә утырабыз”
20.02.2012
18 февраль көнне 4"Г”сыйныфы укучылары hәм әти – әниләре өчен "Дәресләргә утырабыз” темасына ачык дәресләр белән ата – аналар җыелышы уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Гөлфия Гыйззәтовна белән балаларыбыз "Хайваннар дөньясында”,”Чәчәкләр”,"Бәйләү серләре”,”Юл йөрү кагыйдәләре”, "Мәктәбебез тарихы"һ.б. проектлар якладылар, бәйләнешле сөйләм телен баеттылар. Без, әти-әниләр дә, берничә http://shemordan-sch.ucoz.ru/news/0-0-0-37-10сәгатькә генә " кыңгыраулы атларда чабып”, мәктәп елларын искә төшереп,укучылар кебек балаларыбыз алдында тест сорауларына җавап бирдек. Оештырылган чарадан, балаларыбыз белән бергәләп, бик күп кызыклы мәгълүмат туплап саубуллаштык. Хөрмәтле сыйныф җитәкчесенә һәм балаларыбызга уңышлар телибез.
Районные лыжные соревнования между школами
20.02.2012
В субботу 18.02.2012 прошли районные лыжные соревнования между школами в
Сабах. В эстафете команду Шеморданского лицея представляли директор
лицея Р.А.Вафин, учителя Д.М.Валиуллин, Л.А.Шайхова, А.И.Каримова. Наша
команда заняла 2 место. Победители получили грамоты и призы.
Поздравляем!
Замечательный вожатый
18.02.2012
Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 17 февраль көнне "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый”) республикакүләм конкурсының район сайлап алу этабы үтте. Әлеге
конкурста Шәмәрдән мәктәбеннән 7г сыйныф укучысы Нургалиева Айгөл чыгыш
ясады. Чыгыш ясаганда аңа 7г сыйныфы укучылары ярдәм иттеләр һәм район
күләмендә 3че урынны алдылар. Без аларга укуларында зур уңышлар телибез!
Муса Җәлил – балаларның дусты.
17.02.2012
15 февральдә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне булды. Шул уңайдан, лицеебызның башлангыч сыйныф укучылары арасында
татар теле укытучылары (Курбанова Л.Ф., Мустафина А.А.,Байкова А.Р.)
тарафыннан Муса Җәлилгә багышланган атналык уздырылды. Муса Җәлилнең
тормыш юлын чагылдырып газета чыгарылды, викторина үткәрелде. Шагыйрьнең
шигырьләренә карата рәсемнәр конкурсы үткәрелде, сочинениеләр язылды.
4в сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән
кичә уздырылачак. (Курбанова Л.Ф.,Закирова Г.И.)
Ибраһим Хәлфин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция
16.02.2012
11 нче февральдә Казан шәһәрендә күренекле мәгърифәтче галим
Ибраһим Хәлфин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Шәмәрдән лицееның 8в сыйныфы укучылары Исмәгыйлева Айсинә, Фәхретдинова
Гөлшат (укытучы: Мулласалихова Г.Г.) тел һәм әдәбият секцияләрендә
уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Бу укучылар зур
аудитория алдында үзләренең белемле булуларын тагын бер кат расладылар.
Шәмәрдән лицееның "Яшисең килеп яшә!”
исеме астында иҗат – отчет концерты
исеме астында иҗат – отчет концерты
16.02.2012
Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә "Хезмәтемдә юлдаш, җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй” исеме астында оешма-предприятияләрнең
иҗат – отчет концертларына старт бирелде. Хезмәт кешесе эштән соң
күңелле ял итәргә дә вакыт таба. Концерт- тамашалар мәдәният йорты
сәхнәләрендә атна саен булса да тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк.
Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән көтеп ала, озатып кала.
Шәмәрдән лицее коллективының ”Яшисең килеп яшә!” исеме астында иҗат – отчет концерты башланды. Укытучы халкы БДИ, ГИА, конкурсларга әзерләнү, дәрес планнары язу, дәфтәр тикшерү, һәм башка бик күп төрле вак- төяк мәшәкатьләр дөньясында яшәсә дә, сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт таба. Иҗат- отчет концертыннан бер укытучы да читтә калмады. Кемдер үз номерларын, костюмнарын әзерләсә, калганнар фойеда күргәзмә янында кайнаша, сәхнә бизәлеше өчен дә җаваплылар бар.Мәдәният йортына килеп керүгә белем бирергә генә түгел, кул эшләренә дә өлгерә бу укытучылар дип сокланасың, тел шартлатасың.
Күптән көтелгән мизгелләр, концерт башланды. Сәхнә түрендә нәфис сүз осталары Вафина Зилия һәм Нияз Масгутов остазларына хәер- фатыйха бирделәр.Җырчылар- Хамзина Алия, Валиева Лариса,Галиуллина Энҗе, Каримова Альбина, Мингазова Нурсия, Зарипова Сиринә, Мавлекаева Зөлфия, Гөлназ һәм Рамил Байгузиннар моңлы һәм матур җырларын сузалар.Татар, белорус, һинд һ.б. милләт биюләрен дә бик оста башкарды укытучылар. Сәхнәдә тормышның кызыклы мизгелләре, телевизион тапшырулар- КВН, "Әйдәгез, кавышабыз”, "Мунча ташы” тапшырулары да күрсәтелде. Бүгенге мәктәп, укучылар, укытучылар тормышыннан уңай һәм кимчелекле якларны да бик оста үзенчәлекле башкарды укытучылар.
15 февраль- сугышчан интернационалистлар көне дә искә алынды бу чыгышта. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айдар Наил улы Әфганчыларны котлаганнан соң, Мингазова Нурсиянең моңлы " Кыр казлары” җыры бәйрәм сәламе булып яңгырады.
Алып баручылар Вафина Зилия һәм Нияз Масгутов, Маметов Азат, Байкова Адилә, Шакирова Альфираларның эчтәлекле һәм күңелгә үтәрлек тавышлары барлык тамашачыларның колакларын иркәләде. Концерттан лицейның бер кешесе дә читтә калмаганы күренә, чәнки сәхнәдә техник хезмәткәрләр дә, элекке укучылар да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Уен- көлке, җыр һәм бию, кызыклы тамашалар белән үрелеп барган 2 сәгатьтән артык барган концертның тәмамланганы сизелмәде дә.Көчле алкышлар, зур рәхмәт сүзләре җиткерелде чыгыш ясаучыларга. Әйе, сокланырлык итеп эшли дә, ял итә дә белә укытучы халкы. Күңелдә матур шигырь юллары туа:
Бүгенге көнең бик матур,
Өметле киләчәгең.
Җыр белән хезмәтне бәйләп,
Яши хезмәттәшләрем.

Финал конкурса "Учитель года"
15.02.2012
Вчера, 14.02.12г., прошёл II тур
конкурса «Учитель года». Финалисты провели классные часы и
мастер-классы. Учитель Кильдебякской школы Мунира Солтанбековна в 7 г
классе провела классный час на тему «Какой он успешный человек?»
XIV Республиканская математическая олимпиада
15.02.2012
11.02.2012 в Сабинской гимназии проходил I тур XIV Республиканской
математической олимпиады среди 6-х классов, в котором приняли участие
14 учащихся из 6 Б и 6 В классов. Семеро участников (6 В – 5 человек, 6 Б
– 2 человека) прошли в финал и примут участие во II туре, который будет проходить в г. Казань. Желаем успехов!
ДЕНЬ СВЯТОГО ВАЛЕНТИНА
14.02.2012
Всемирно известный праздник, День Святого Валентина, или день всех влюбленных, отмечается 14 февраля. Поздравляем всех
с этим прекрасным тёплым и светлым праздником! Дарите друг другу
улыбки, считайте минуты до встречи! Огромного счастья вам и светлой
судьбы! Любите и будьте любимы не только в этот день, но и всю жизнь!
Февраль - укучыларга патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, яшүсмерләрне Ватанны сакларга әзерләү максатыннан хәрби - патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Бу уңайдан лицейда бик күп чаралар үткәрелә, спорт уеннары һәм башка төрле күп кенә конкурслар планлаштырыла. Бүген Валиуллин Дилүс Миндельевич җитәкчелегендә дә автомат сүтү- җыю, турникта тартылу һәм ату буенча ярышлар булып үтте. Барлык төр ярышлар буенча да аерым нәтиҗәләр ясалды, урыннар чыгарылды.
1 урын- Руслан Гаврилов;
2 урын- Гатауллин Илнур;
3 урын-Хәйретдинов Ленар.
Гашыйклар көне
Изге Валентин – Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Берничә ел элек килеп кергән бу бәйрәмне инде "татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Традиция буенча лицейда матур итеп бизәлгән тартмачык куелды. Аны укучылар бик көтеп алды һәм үзләренең чын йөрәктән язылган валентинкаларын тартмачыккка "яудырдылар" , ә ул үз чиратында открыткаларны ияләренә тапшырыр. Барлык гашыйкларны Изге Вәли көне белән котлыйбыз!
Хәрби - патриотик тәрбия айлыгы

"Ел укытучысы -2012 " конкурсы дәвам итә
14.02.2012
Укытучы- мөгаллимнәр арасында ел саен
төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелә.Аларда катнашучыларны төрле яклап
сыныйлар, һөнәри осталыкларын бәялиләр һәм эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Бу
укытучылар өчен үз-үзеңә бәя бирү, эш- тәҗрибәңне күрсәтү, яңа эш
алымнары өйрәнү өчен дә әһәмиятле.
Быелгы "Ел
укытучысы -2012 " конкурсына да январь аенда старт бирелде. Барлык
мәктәп турында җиңүче укытучылар район этабының беренче турында үз
предметлары буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. Матур һәм эчтәлекле,
тормышчан дәресләр күрсәткән 5 укытучы икенче турга узды. Алар:
Шәмәрдән лицееның башлангыч класслар укытучысы Назмутдинова Энҗе Рафиковна,
Килдебәк урта мәктәбе рус теле укытучысы Хилалетдинова Мөнирә Солтанбәковна,
Саба гимназиясе башлангыч класслар укытучысы Багавиева Гөлшат Нәкыйповна,
Олы Кибәче урта мәктәбе технология укытучысы Галиәхмәтова Илмира Мөдәрисовна,
Саба кадет интернат- мәктәбе информатика укытучысы Галихуҗина Гөлназ Фәридовна.
Район этабының икенче турына узган укытучылар 14 февраль көнне Шәмәрдән лицеенда тәрбия сәгатьләре һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Гашыйклар көне
14.02.2012
Изге Валентин – Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Берничә ел элек килеп кергән бу бәйрәмне инде "татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Традиция буенча лицейда матур итеп бизәлгән тартмачык куелды. Аны укучылар бик көтеп алды һәм үзләренең чын йөрәктән язылган валентинкаларын тартмачыккка "яудырдылар" , ә ул үз чиратында открыткаларны ияләренә тапшырыр. Барлык гашыйкларны Изге Вәли көне белән котлыйбыз!
Китапханәче белән чираттагы очрашу
13.02.2012
Шәмәрдән
балалар китапханәчесе Гатиятова Надия Ринатовнаның лицей укучылары
белән чираттагы очрашуы 1б сыйныф укучылары белән булды. Ул балалар өчен
чыгып килгән газета- журналлар буенча кызыклы чара үткәрде. Укучылар
бик кызыксынып табышмакларга җавап эзләделәр, уеннар уйнадылар. Газета-
журналлар турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм язылырга да теләк
белдерделәр. Надия Ринатовна аларны китапханәгә чакырды, ә укучылар аңа
зур рәхмәт әйттеләр.
Тәмәке белән бергә тартучы да яна
10.02.2012
9 нчы февральдә Шәмәрдән лицееның 4а
сыйныфында «Тәмәке белән бергә тартучы да яна» темасына тәрбия сәгате
үтте.(сыйныф җитәкчесе Закирова Г.И.) Тәрбия сәгатенең максаты - тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү иде. Укучылар, тәрбия сәгате барышында, тәмәкенең зыяны турында бик күп гыйбрәтле мәгълүматлар алдылар, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлегенә тагын бер кат ышандылар.
"Мөстәкыйль балалар”проектында катнашабыз
09.02.2012
ТР да
наркотикларга каршы көрәш көннән-көн ныграк алып барыла.Бу эштә мәктәп
укучылары да катнаша. Үз яшьтәшләренә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
эшендә үз өлешләрен кертәләр.
Республикабыз белгечләре яшь буынга
наркотикларга каршы профилактика эшен алып бару буенча «SMART» (Умник)
дип аталучы швед тәҗрибәсен өйрәнде.Швециядә бу проектта 10-16 яшьлек
80% укучы катнашкан. Нәтиҗәдә, тәмәке һ.б. ларны куллану40% ка, наркотик
куллану-50% ка кимегән.Балалары проектта катнашкан 30% әти-әни тартудан
баш тарткан. Шушы тәҗрибәдән чыгып 2007 елда ТР Фән һәм Мәгариф
министрлыгы, республика дәүләт наркоконтроль идарәсе "Samosтоятельные
дети” ("Мөстәкыйль балалар”) антинаркотик проектын эшләде. Ул ТР да 2008
елдан тормышка ашырыла башлады. Проектның максаты- мәктәп яшендәге
балалар арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү һәм туктату.
Катнашучылар- укучылар, әти-әниләр, педагоглар.
2012 елда бу проектка Шәмәрдән лицее укучылары да кушылды. 15 укучы проектта катнашырга теләк белдерде. Алар төрле эш алымнары, акцияләр аша сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалыйлар. Күптән түгел генә уздырылган " Сәламәт булыйм дисәң- күбрәк хәрәкәтлән!” девизы астында үткәрелгән флеш- мобта укучылар, укытучылар, әти- әниләр актив катнашты. Саф һавада уеннар акциясендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары актив катнаша. Барлык үткәрелгән чараларда наркотикларга каршы аңлату эшләре алып барыла.Пректка кушылган укучылар төрле эш алымнары аша сәламәт яшәү рәвеше алып баруны аңлатуны максат итеп куеп эшне планлаштыралар.

"Самый оригинальный дизайн сайта"
08.02.2012
08.02.2012
Школьный сайт Шеморданского лицея участвовал в V
Республиканском конкурсе Интернет-сайтов среди общеобразовательных
учреждений РТ. Всего в конкурсе приняли участие свыше 200 школ РТ. 8
февраля состоялась церемония награждения победителей конкурса на базе
МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 171 с углубленным изучением
отдельных предметов Советского района г.Казани". Сайт нашего лицея стал
призёром в номинации «Самый оригинальный дизайн сайта». Команда,
работающая над сайтом, награждена Грамотой МО и НРТ.
Учитель года -2012
04.02.2012
Прошёл I тур (районный этап) республиканского
конкурса "Учитель года - 2012". Учитель начальных классов Назмутдинова
Эндже Рафиковна показала открытый урок по математике во 2 классе. Урок
был проведён на высоком уровне. Коллектив лицея желает Эндже Рафиковне
творческих успехов и удачи во II туре!
Эшлекле дәрес
01.02.2012
31 гыйнвар көнне авыл китапханәчесе Надия Ринатовна белән берлектә 9 Б сыйныфында (укытучы – Хаева Д.И.) татар басма китабы чыгуга 290 ел тулу уңаеннан диспут – дәрес үтте. Надия Ринатовна укучыларга беренче татар китабы 1722
нче елда барлыкка килүе, һәм 1917 нче елга 15 меңнән артык татар милли
басмасы дөнья күрүе турында сөйләде.Укучыларның сорауларына җавап бирде.
Дәрес эшлекле һәм файдалы үтте.
Осваиваем новые технологии
01.02.2012
Дорога в будущее. Советы выпускницы.
01.02.2012
«Ел укытучысы-2012»
01.02.2012
Ученики 1 Б класса (учитель Галимуллина Р.Г.) с
удовольствием начали осваивать новые технологии. На уроке технологии они
попытались разобраться, почему ЛЕГО является величайшим изобретением
среди детских развлечений и влияет на мир взрослых, познакомиться
с историей ЛЕГО, понять как ЛЕГО развивает детей, изучить влияние ЛЕГО
на недетские изобретения. С интересом собирали компьютерный конструктор и
сделали ЛЕГО качели. При этом познакомились с понятиями «равновесие»,
«точка опоры». Также познакомились с методами нестандартных решений,
формировали навыки сборки деталей, развивали умения оценивать полученные
результаты. В конце урока дети
пришли к выводу, что ЛЕГО позволяет им ощутить себя настоящими
изобретателями, позволяет развить конструкторскую смекалку и фантазию,
сформировать логическое мышление на всю жизнь.
Дорога в будущее. Советы выпускницы.
01.02.2012
Выпускница нашего лицея во время классного часа рассказала учащимся
10-11 классов о возможности поступления в Казанский Федеральный
Университет, а именно в Институт вычислительной математики и
информационных технологий. Раиля является студенткой 4 курса этого
института. Она разъяснила школьникам о сложностях и преимуществах
обучения в этом институте.
ИВМ и ИТ имеет 7 направлений:
-прикладная математика и информатика
-фундаментальная информатика и информационные технологии
-бизнес-информатика -прикладная информатика
-информационные системы и технологии
-педагогическое образование (информатика)
В КФУ есть все возможности для учебы, творчества, реализации идей, занятия спортом, наукой, журналистикой и многим другим. Студенты КФУ могут жить в элитных домах деревни Универсиады, где созданы все условия для проживания.
тел.(843)233715

Итак, ИВМ и ИТ ждет Вас среди своих студентов!
Адрес: г.Казань ул. Кремлевская-18, 2-ой уч. корпус
тел.(843)233715
«Ел укытучысы-2012»
01.02.2012
Шәмәрдән лицеенда «Ел укытучысы-2012» бәйгесе
кысаларында район турына ачык дәресләр күрсәтелә. Шундый дәресләрнең
берсе 31нче гыйнвар көнне 4а сыйныфында үтте. Югары Симет урта мәктәбе
укытучысы Мәхиева Ф.М. "Тизлек. Тизлек берәмлекләре. Тизлек
берәмлекләре арасында үзара бәйләнеш”дигән темага математикадан ачык
дәрес күрсәтте. "Тизлек” темасын өйрәнү өчен бүгенге көндә
республикабызда иң актуаль темаларның берсе булган
«Универсиада» темасына тукталды. Гаудеамус дип аталган универсиада гимны
тынычланырга, ә физик күнегүләр киеренкелекне бетерергә, гәүдәне язарга
булышты. Укытучы укучыларда
универсиада белән кызыксыну, спорт белән шөгыльләнү теләге,
Татарстаныбыз, Казан шәһәре белән горурлану хисләре уята алды. Дәрес бик кызыклы һәм җанлы үтте.