Незабываемые каникулы
  26.06.2012

    Автобусная экскурсионная прогулка очень понравилась 5г классу. В программу вошли посещение кинотеатра, обед в Макдональдсе, экскурсия в музей и зооботанический сад.

Трудолюбивый 5 Г
 26.06.2012

     Роль пришкольного участка-огорода очень велика в воспитании подрастающего поколения. Пришкольный участок - это для учащихся своего рода «азбука» земли. Учащиеся получают элементарные умения и навыки в области сельского хозяйства, закрепляют и обобщают на практике теоретические знания о растениях. Ребята помогают снабдить школьную столовую овощами. И наконец, 5г считает, что это просто весело!

Английский с удовольствием
25.06.2012

     Первая смена пришкольного лагеря при Шеморданском лицее прошла интересно и творчески. Учителя английского языка Яппарова Р. М. и Владимирова Л. М. создали положительную мотивацию к изучению английского языка и радостное настроение на занятиях с помощью обучающих игр и мультипликационных фильмов. Ребята повторили изученный материал и смогли увидеть результаты своей коллективной деятельности.

Лагерьның унсигезенче көне
 22.06.2012

      Менә күңелле лагерь көннәре инде ахырына якынлашты. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар белән обелискка бардык, илебез өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдык. Аннан мәктәп стадионында балалар сабантуе үтте. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар һәм икенче елда да лагерьда очрашабыз дигән теләктә таралыштылар.  

Лагерьның унҗиденче көне
21.06.2012

     Менә үзенең күңелле мизгелләре белән мәктәп яны лагереның соңгы көннәре дә якынлашты. Бүген, иртәнге аштан соң, урманга юнәлдек. Анда Д. М. Вәлиуллин җитәкчелегендә "Аҗаган” спорт уены бик күңелле үтте. Лагерь ике командага бүленеп, төрле кызыклы сынаулар аша байрак эзләде. Әлбәттә, байракны беренче табучы отряд кына түгел, икенче булып тапкан команда да бик күтәренке күңел белән кайтты. Төшке аштан соң актлар залына җыелдык. Анда Казан яшьләр театры "Светофор ялгышмый” дигән спектакль куйды. Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан куелган спектакль тамашачыларга бик ошады.

Лагерьның уналтынчы көне
 20.06.2012

    Җәйге лагерьда хәрби-патриотик атналык дәвам итә. Бүген дә ике отряд төз ату буенча ярышты. Шулай ук экскурсияләргә дә бай булды бу көн. Балалар Лесхоз агач эшкәртү цехында, урман музеенда үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Төшке аштан соң "Саба” бассейнында су коендылар.

Лагерьның унбишенче көне
19.06.2012

     Менә бүген дә укучылар иртәнге аштан соң кабат Лесхозда урнашкан "Нарат” боз сараена юл алдылар. Бер отряд музей йортында булып, андагы кызыклы экспонатлар белән танышты. Аннан агачтан төрле савытлар, кашыклар ясау цехында да әлеге әйберләрнең безнең кулга килеп җиткәнче нинди катлаулы юл аша үтүен бик кызыксынып күзәттеләр. Икенче аштан соң төрле спорт һәм төз ату ярышлары да бик күңелле үтте. 

Лагерьның ундүртенче көне
18.06.2012
 

    Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүген дүртенче отряд китапханәгә барды. Китапханәче Надия  Гатиятова спортка кагылышлы кызыклы уеннар үткәрде. Калган укучылар  тимераякта шуарга  "Нарат”  боз сараена бардылар.

Лагерьның унөченче көне
16.06.2012

    Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. Бүгеннән физик тәрбия укытучылары кызыклы дәресләр үткәрә башлады. Иртәнге аштан соң укучылар алар янында булды. Аннан балаларның көтеп алган вакыты җитте:  "Саба” бассейнына юл тоттык. Эссе көндә алар рәхәтләнеп су коендылар.

Лагерьның уникенче көне
15.06.2012

   Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы дәресләрдә актив катнаштылар. Аннан Шәмәрдән мәдәният йортына юл тоттык. Анда эшләүчеләр тарафыннан оештырылган төрле кызыклы уеннарда катнашып,  барысы да бүләкләр алдылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм аларга бик ошады, вакыт үткәне дә сизелмәде.

Лагерьның унберенче көне
14.06.2012

   "Радуга” ял лагереның унберенче көне дә сизелми үтеп китте. Бүген ул "Нарат” боз сараена бозда шуарга бару, китапханәгә сәяхәт белән балалар күңелендә калыр. Ә табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.  

Җәйге лагерьның унынчы көне
 13.06.2012

     Ямьле сабантуй бәйрәмнәреннән соң балалар кабаттан тулы составта мәктәпкә җыелдылар, табигатьтә, спорт залында күңелле уеннар уйнадылар. Ә бассейнга су коенырга баруны зарыгып көтеп алдылар. Әлеге сәяхәт аларга бик ошады.

Лагерьның тугызынчы көне
11.06.2012

   Менә бүген дә балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гадәттәгечә Камалова В. М. иртәнге гимнастика ясатканнан соң, иртәнге ашка керделәр. Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә. Шулай ук бүген А. С. Пушкинның туган көненә багышланган кичә үткәрелде, балалар сорауларга төгәл җавап бирде. Емельянова Л. М. тарафыннан үткәрелгән "Последний герой” уенында да бик теләп катнаштылар.

Җәйге лагерьның сигезенче көне
 09.06.2012

   Башлангыч сыйныф укытучылары балалар өчен күңелле дәресләр үткәрде. Аннан Шәмәрдән бистәсендә урнашкан МЧСта булдылар. Илнур Эльбрусович әлеге һөнәр ияләре, аларның эшләре һәм коткару җайланмалары турында, шулай ук беренче ярдәм, урманда, су тирәләрендә ничек итеп саклану турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Ә балалар өчен тагын да кызыклысы өйрәтелгән этнең ничек итеп кеше коткаруын карау булды.

Җәйге лагерьның җиденче көне
08.06.2012

    Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан эшләп килгән лагерьның көннәре бик кызыклы һәм тиз үтә. Мәсәлән, бүген балалар көндәгечә иртәнге зарядка ясадылар, аннан соңгы вакытлары телецентрга һәм плазмоцентрга экскурсия белән дәвам итте. Балалар  әлеге очрашулардан үзләренә бик кызыклы мәгълүмат алдылар.

Лагерьның алтынчы көне
07.06.2012

     "Радуга” мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте. Ике отряд Шәмәрдән "Яшьлек” спорткомплексына, ә ике отряд мәдәният йортына кунакка барды һәм шунда эшләүчеләр аларга бик күңелле уеннар оештырды. Беренче һәм өченче отрядлар арасында концерт номерларын да мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтү алар өчен бик отышлы булды.

Җәйге лагерьның бишенче көне
 06.06.2012

   Бүген иртәдән көн кояшлы булды. Балалар урамда иртәнге зарядка ясадылар. Шулай ук инглиз җырларыннан торган дискотекада биеделәр, Асия Алмазовна бию хәрәкәтләре өйрәтте. Көннең икенче яртысында бер отряд "Саба” бассейнына китте, ә калганнар табигатьтә төрле спорт уеннары уйнады.

Республиканские соревнования «Мы любим LEGO»
05.06.2012

 1 июня в г.Казань в «Технопарке Идея» проходили Республиканские соревнования «Мы любим LEGO». Всего участвовало 36 команд со всей республики Татарстан.  Из МБОУ «Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ» приняли участие две команды, в составе которых учащиеся 10б класса:  Идаятов Руслан, Галеев Рустам, Шакиров Ильдар, учащиеся 8б класса: Гатауллин Ильнур, Гайнуллин Альберт и Сунгатуллин Булат из 8в класса. Соревнования были очень насыщенные. Нашей команде не хватило одного сервомотора, чтобы занять призовое место. Ребятам очень понравилось! Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!

Җәйге лагерьның өченче көне
04.06.2012

Бүген, күңелле инглиз теле дөньясына сәяхәткә барып кайтканнан соң, балалар китапханәгә, Шәмәрдән плазма үзәгенә һәм телеүзәккә сәяхәткә бардылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җавап алдылар. Көннең икенче яртысында ЮХИДИдан Гатауллин И. белән очрашу да җылы тәэсир калдырды.

Сабан туе - хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе!
03.06.2012

    Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Быел да аңа хәзерлек алдан ук башланды: лицей укытучылары, техник хезмәткәрләр көтеп алган бәйрәмгә бирнә җыюда катнашты. Җырчыларыбыз гармунда оста уйнаучы Вәлиуллин Д.М.ка кушылып халык җырларын җырладылар, ә бу исә өлкәннәребезнең яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Изге теләкләр белән бүләкләр колгага бәйләнде.

Җәйге лагерьның икенче көне
02.06.2012 

   Беренче алты көн күңелле инглиз теленә багышланды һәм әлеге фән укытучылары балаларга бик күңелле дәресләр үткәрде. Бүген җәй безгә бик матур кояшлы көн дә бүләк итте. Шуннан файдаланып, "Табигать һәм фантазия” дигән конкурсны да табигать кочагында үткәрдек. Анда укучылар бик матур итеп чәчәкләр белән бизәлделәр, шулай ук күңелле спорт уеннарында бик теләп катнаштылар. Көн ахырында балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шәрәфиев Айнур кунакка килде һәм укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.  

Җәйге лагерьның беренче көне
 01.06.2012 

   Бүген  лицейның сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде һәм балалар кабат күтәренке күңел белән ял итәргә җыелып, 4 отрядка бүленделәр. Отряд җитәкчеләре Нәҗметдинова Э. Р., Хәбибуллина Г. Г., Сафиуллина А. А., Габдрәшитова Ф. М. балаларның ялы күңелле үтсен өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. 1 июнь – балалар көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерь тәрбиячеләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй оештырдылар. Балалар бик яратып уеннарда катнашты, күңел ачты. Көннең ахыры исә Сабага бассейнга төшү белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.