Педсовет узды…

    I яртыеллыкка нәтиҗә ясау, киләчәккә максатлар билгеләү өчен, 30 декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда педсовет узды. Ул  "Илһамият " түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышлары белән башланды.Аны әзерләгән Шакирова А.А., Назмутдинова Э.Р.,  Әхмәтшина Л.М.-га зур рәхмәт белдерәбез.

    Уку елының I яртыеллыгына нәтиҗәләр тыңланды.Укучыларның өлгереш һәм уку сыйфаты канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Психолог  А.Әминовна чыгышы буенча, укучыларга психологик- педагогик якын килеп  кенә белем һәм тәрбия бирергә кирәк. 11 класс укучылары, әти- әниләр белән БДИга әзерлек буенча аңлату, әңгәмәләрне дәвам итәргә кирәклеге искәртелде. Класс җитәкчеләренә ярдәм йөзеннән Яппарова Р.М. үз тәҗрибәсе буенча чыгыш ясады. Емельянова Л.М.  өстәмәләрдә һәр классның эшенә бәя бирде.

    Укучыларның контроль эшләре, сынау формасында узган БДИлары бәяләнде.  Укучыларның бланк тутыруга игътибарын юнәлтергә кирәклеге искәртелде.

    Педсоветның карарлары:

1.Укучылар белән психологик- педагогик эшне арттырырга, аеруча, 8 классларда;

2.Укытучыларның педагогик тактлылыгын үстерү өстендә эшләргә;

3. Педагогик этика, методиканы өйрәнү эшен камилләштерергә;

4.БДИ һәм олимпиадаларга әзерлек эшен җанландырырга.

                                         
________________________________________________________________________________ 

                             

                               С НОВЫМ ГОДОМ!!!

Желаем вам любви и ласки,

Желаем в жизни доброй сказки!
Пусть Новый год вам принесет
Удач на много лет вперед!

Пусть Новый Год волшебной сказкой
В ваш дом тихонечко войдет,
И счастье, радость, доброту и ласку                                                                                                               
Вам в дар с собою принесет!

Пусть Новый год со счастьем новым
Под сказку сна к вам в дом войдет
И вместе с запахом еловым
Здоровья, счастья принесет!

Оставляя за плечами старый,
Добрый, трудный год,
Мы надеемся на новый, чудный,
Дарящий надежду,
Полный планов и забот.


Уходит старый год,
Шуршит его последняя страница.
Пусть лучшее, что было, не уйдет,
А худшее - не сможет повториться.

                                                                             
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________                                          
 

 
                              Зимний отдых учащихся
                           
 
                              Новогодние праздники
 
          
 Первенство района по мини - футболу
 
 
        среди юношей 1998-99 г.р.
                  
                       
 
      Отдых лагеря в бассейне 4 января
 
 
   
     
  Лагерь в Ледовом Дворце 4 января
 

 
   

   В зимние каникулы в лицее  работает  пришкольный лагерь "Радуга". С 30 декабря по 6 января учащиеся лицея смогут весело и с пользой провести время !!!

04.01.2011 13.00 Посещение Ледового дворца п.Лесхоз

04.01.2011 13.00 Посещение бассейна в Б.Сабах

Мы желаем вам провести каникулы весело, шумно, задорно, получить максимальный заряд бодрости. Больше дышите свежим воздухом, играйте, и с новыми силами возвращайтесь к учебе в новой четверти. Будьте активны, стремитесь к успеху, и тогда вас ожидает увлекательная и насыщенная школьная жизнь. И вновь открытия, победы...

А все ваши достижения - это достижения нашего лицея, это наша общая гордость

                                        Кышкы лагерьның бер көне

    Салават күперендә күпме төс булса, кышкы каникулда да шулкадәрле үк чаралар узачак. Чөнки без шул исемдәге кышкы лагерьга  йөриячәкбез, дип көтеп алды укучылар. Әйе, чыннан да шулай булды, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты лагерьга йөрүчеләр.

     Кышкы каникулның һәр көне истә калырлык итеп узды.Лицеебызда "Салават күпере” лагере эшләде.Аның һәр көнендә матур уеннар, очрашулар, дәресләр, ярышларны вожатый һәм укытучы апа, абыйлар оештырды.1-6 классларда укучылар бик теләп һәр чарада катнаштылар. Аларның һәр иртәсе 9 сәг-тә иртәнге зарядка белән башланды. Аннары план буенча  җөрле эшләр, тәмле ризыклар,...

    Мәсәлән, 5 январь иртәсендә зарядкадан соң, һәр отряд төрле дәресләргә таралды: "Күңелле тәнәфес”- Шакирова А.А.

"Ералаш”-Ахметшина Л.М.

"Без инглиз теле белән бик дус”- Бәширова Г.Р.

"Безнең күз алдында химия”- Сушенцова З.М.

Бу дәресләрне укытучылар кызыклы һәм мавыктыргыч, истә калырлык  итеп уздырдылар.

    "Детектив-шоу” уенында һәр отряд бик оста тикшерүче булуларын күрсәтте.

    "Кар патшалыгына” сәяхәттә төрле кар сыннарын карап, фотога төшеп көн дә узып китте. Әле алда китапханәгә экскурсия көтә.Монда укучылар яңа кызыклы китаплар белән таныштылар. Менә шулай интеллектуаль юнәлештә эшләгән "Елмаеп яшә!” ( Жить без улыбки- просто ошибка!”) девизы белән башланган көн дә төгәлләнде.

    Укучыларның сәламәтлеген ныгытып, интеллектуаль юнәлештә белем һәм тәрбия биреп "Салават күпере” лагереның бер көне шулай узып китте.

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

    4, 5 гыйнвар көнне Шәмәрдәндә мини-футбол буенча 1997-1998 елгы егетләр арасында "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге уздырылды. анда 5 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны - "Саба" командасы яулады, 2 урынны Шәмәрдән, 3 урынны Юлбат футболчылары алды. Уңышлары белән барлык командаларны котлыйбыз!

                                                                           
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                          Новогодние праздники

3-5 января  в лицее прошли новогодние представления для учащихся 1 - 11 классов. Детей поздравили с Новым годом Дед Мороз и Снегурочка. На елки пришли ребята в сказочно красивых костюмах, платьях. Сказочные представления, хороводы, новогодние дискотеки, награждение отличников учёбы, подведение итогов Новогодних стенгазет "Зимние чудеса", призы за лучший новогодний костюм  – всё это смогли увидеть учащиеся нашего лицея, их родители, а также  гости, которые пришли к нам на праздник.

                          Әй, Яңа ел, әй, матур ел, бул син тынычлык елы!

    Үзенең юмарт кар-бураннары белән туган ягыбызда кыш хакимлек итә. Ул үзе белән иң көтеп алынган бәйрәм- Яңа елны алып килә. Яңа өмет, ышаныч, хыяллар белән күңел яңа елны көтә.

    Шәмәрдән лицеенда да чыршы бәйрәмнәре гөрләп узды. Бәйрәмнең бизәге Кыш бабай һәм Кар кызы бик юмарт булдылар. Алар һәр балага бүләк, күчтәнәч өләштеләр, ә балалар җыр, бию, шигырь белән җавап бирделәр.Яңа елның төп хуҗасы- куян да матур теләкләр теләде. Яшел чыршы янында  матур җырлар, биюләр, әйлән- бәйлән әйләнү, уеннар яңгырап торды.  Маска, битлекләр кигән һәр бала әкият дөньясыннан килгән сыман тоелды бу көнне.

    Уку алдынгыларына, актив укучыларга да Кыш бабайның капчыгында бүләкләр табылды. Юмарт бабакай беркемне дә онытмаган, зур рәхмәт аңа.

                        Буең белән түгел син,

                        Эшең белән олы бул.

                        Һәр кешенең гел көткән

                        Иң бәхетле елы бул.  

                                                                                       
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

      Экскурсия  4 г класса в Шеморданскую больницу

     

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

          Поздравляем Паладову Айгуль ученицу 9 В класса

Ученица 9 в класса Паладова Айгуль (руководители - Свищёва Ирина Рафаильевна, Абдуллина Марина Алексеевна) заняла 2 место в конкурсе "Лучший информационный буклет на социальные темы среди детей молодёжи Сабинского муниципального района" в номинации "Я хочу жить здорово". Айгуль награждена Грамотой Отдела по делам молодёжи и спорту Исполнительного комитета Сабинского муниципального района и денежным призом. Позравляем Айгуль с победой и желаем дальнейших успехов!!!

                                                              

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

   14 января в 18.00 ч. в Шеморданском лицее проводилось родительское собрание для учащихся 1-11 классов. Учитывая специфику, цели,задачи каждого параллеля, заместители директора провели  собрание с каждым параллелем  отдельно: 8-е классы - зам.директора по УР Каримуллина Р.Ш., 9-е классы-зам.директора по УР Валиуллина Г.Р., 10-е классы- зам.директора по ВР Емельянова Л.М., 11-е классы- зам.директора по УР Шайхиева Р.З.  Собрание остальных классов  проводилось классными рукодителями в своих   классах,  с участием психолога лицея и социальных педагогов.
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                                        Тимурчылык – изге эш

                                                              Тимурчылык – изге эш

                                                                   Без- тимурчылар,

                                                                   Зирәк кеше без.

                                                                   Һәркем өчен дә

                                                                   Кирәк эшебез.

    Кыш үзенең кар –бураннары белән көн саен сөендереп тора. Ләкин өлкәннәр өчен ул зур бәлагә дә әйләнә шул. Яшь һәм сәламәт  көчле кеше өчен кар көрәү, юл-сукмаклар ачу эше бер ни дә түгел. Ә менә өлкәннәр һәм ярдәмгә мохтаҗлар өчен бу эш бик авыр кыен санала. Авырлыклардан коткаручылар да табыла. Алар-Шәмәрдән лицее 5, 6, 7 һәм 8 классларында укучылар, аларның класс җитәкчеләре. Һәр класс Шәмәрдән, Мичәнбаш, Кырбаш, Олыяз авылларында яшәүче ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗларны барлап чыкты, үз "канаты” астына алды. Төп максатлары: кар өемнәрен юк итү, киң  чиста  сукмаклар, юллар салу. Укучыларга бу изге эш ял, физик күнегү булса, өлкәннәргә- зур ярдәм. Аларның җылы сүзен һәм рәхмәтен ишетү тагын бер рәхәт, күңелдә яңа эшләргә өмет уята. Бер рәхмәт мең бәладән коткара дигән халык әйтемен дә искә алсак, рәхмәтләр  авырлык, бәлаләрдә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Рәхмәт сүзен ишетү үзе үк рәхәт бит ул.

                                                                             
__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                        Районный семинар учителей технологии

                       Хезмәт  сөйгән кеше- хөрмәт иясе

  Шәмәрдән лицее укытучылары һәрвакыт тәҗрибә уртаклашып , яңалыкка омтылып эшлиләр Үзләренең эш тәҗрибәсен дә тирә- күрше мәктәпләр белән уртаклашалар, аларны да өйрәтәләр.

    21 январь көнне Саба районы технология фәнен укытучылар лицеебызга җыелдылар. Максатлары Шәмәрдән лицее укытучыларының эш- тәҗрибәсен өйрәнү. Чөнки укучыларыбызның эшләреннән әзерләнгән күргәзмәләр һәрвакыт  мактала һәм алдынгы урыннарга лаек була.

  Килгән кунаклар Госманова Л.В һәм 8а классы кызлары әзерләгән. " Түбәтәй- милли баш киеме” темасына чигү дәресе карадылар. Дәрес матур җанлы үтте. Ә малайлар хезмәте укытучылары " Бригада подряды белән табуретка ясау” темасына Зарипов М.М. ның 7г да дәресен карады. Укучылар тиз арада  матур урындык- табуреткалар ясады.Нәбиуллина Ф.Х. "Макраме үрү серләре” темасына мастер- класс күрсәтеп,  макраме үрергә өйрәтте. Кашипов Л.Р. яңа технологияләр кулланып укучыларга автодело дәресләре бирү темасына доклад укыды. Давлетова Э.Р. компьютер технологиясе кулланып 7в классы кызлары белән  "Үз  уеным " дәрестән тыш чарасын күрсәтте. 

  Укытучылар  түгәрәк өстәл артында киләчәккә эш планнары төзеделәр, конкурслар турында яңалыклар белән уртаклаштылар. Эш сөйгән һәм һөнәр белгән кеше генә бу тормышта үз юлын таба . Киләчәктә укучыларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү, һәр яктан үскән , камил, тормышта югалып калмаучы шәхесләр тәрбияләү максатын куйды бу көнне технология укытучылары.

            Эх,татар түбәтәе

Иген иккән, чигү чиккән,

Татар халкы электән.

Читек- кәләпүшен киеп,

Авырлыкларны җиңгән.

Ир-егеткә бик килешә

Чигүле түбәтәйләр.

Кызларның уңганлыгын да

Күрсәтәләр бит алар.

Янып тора төсләре дә,

Катлаулы бизәкләре.

Уңган оста куллар гына

 Тудыра чәчәкләрне.

 Эх, татар түбәтәе,

 Чигүле искитмәле.

 Чиккән түбәтәйләр киеп,

 Әйдә, биеп кит әле.

            Галиуллина Э.И.

                                                                       
_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


           Районное соревнование по шахматам
     среди учащихся Сабинского района  22.01.2011

 Шахмат ярышлары 22 январь көнне Шәмәрдән лицее базасында Саба районы беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Анда өлкәннәр һәм укучылар көч сынашты.Тантаналы ачылу өлешендә Шәрәфиев Т.Г., Шакиров И.Ф., Каримов Р.Х. катнашты. Ярышлар 7 турда узды. Барлыгы 171 кеше: 133 укучы, 38 өлкән кеше катнашты. 1-5 класслар арасында II урын- Каюмов Фәннур,  III урын- Нуриева Алия,  6-11 класслар арасында I урын- Гатиятов Рафаэль, Өлкәннәр арасында II урын- Хәйретдинов Илгизәр.  Нәтиҗәдә I урын- Шәмәрдән командасына, II- Икшермә, III- Шекше командасына бирелде. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләк, грамота, медаль тапшырылды. Җиңүче командаларга кубок бирелде.
     
  ______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________        
     Родительское собрание на тему:"Педагогика понимания" 

22 января в 3в классе состоялось родительское собрание на тему: "Педагогика воспитания". Провели собрание классный руководитель - Дания Шамилевна и воспитатель группы продлённого дня - Индира Рафаэловна. Особенность этого собрания в том, что в его подготовке и проведении приняли участие не только учителя и родители, но и  сами ученики. Дети играли роли взрослых, опытных людей, которые решили помочь родителям советами по воспитанию детей.   После собрания все родители  задумались  о стиле взаимоотношений со своими детьми,  о родительском авторитете. Ведь ребенок учится тому, что видит у себя  дома. Время общения с детьми надо использовать не для нотаций, а для дружеской беседы. Надо смотреть на ребенка как на человека, пусть еще слабого, нуждающегося в помощи, защите, пусть не умеющим еще быть самостоятельным, но все же человека со своим характером, со своими взглядами на жизнь. Во второй части собрания ученики, которые посещают   группу  продлённого дня подготовили мероприятие, посвящённое своим любимым мамам.

                                                         
  _________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
                   Әй, Сабам, гүзәл Сабам!
Саба районы оешуга 80 ел тулу  уңаеннан укучылар арасында төрле конкурс, чаралар уздырылды. Балалар иҗат үзәге оештырган " Әй, Сабам, гүзәл Сабам!” укучылар иҗат фестиваленең нәфис сүз номинациясендә уңышлары өчен Шәмәрдән лицее 8а классы укучысы Абросимова Оксана сертификатка ия булды.Бу укучыбызның иҗат җимешләре район, республика вакытлы матбугатында да дөнья күрде. Аңа киләчәктә сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.
__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
В период с 13.12.2010 по 26.01.2011 г. проводился IV республиканский конкурс сайтов среди общеобразовательных учреждений РТ. Сайт Шеморданского лицея выдержал все испытания и 28.01.2011  команда разработчиков сайта  приглашается на церемонию награждения победителей в г.Казань ГУ "Республиканский центр информационно-методического обеспечения и контроля в области образования", где состоится подведение итогов конкурса. Всем учителям Шеморданского лицея выражаем огромную благодарность за потдержку и за предоставление материала для пополнения школьного сайта. Пожелаем удачи разработчикам сайта и дальнейших успехов.
______________________________________________________________________________________________________________________
28 января 2011 года в  Республиканском центре информационно-методического обеспечения и контроля в области образования состоялось подведение итогов IV республиканского конкурса сайтов среди общеобразовательных учреждений РТ. Шеморданский лицей стал призёром конкурса  и награждён грамотой МО и НРТ за яркое представление лицея в сети Интернет в номинации "Самый технологичный сайт".
                                                                                             
______________________________________________________________________________________________________________________

       "Рождественские чтения"

27 января 2011 года на базе МОУ «Гимназии № 75» г. Казани в целях формирования исследовательской компетентности обучающихся и приобщения школьников к традициям научной школы прошла традиционная IX республиканская научно-практическая конференция школьников «Рождественские чтения». Шугаепова Алия, ученица 10 Б класса заняла 1 место на секции «Татарский язык и литература» (учитель - Мулласалихова Гульсира Гусмановна), Павлова Олеся, ученица 7 В класса заняла 2 место на секции "Математика"(учитель - Закирова И.С.).  Позравляем их  с победой и желаем дальнейших творческих успехов.