"Алтын балык" бәйгесе
31.01.2012


      "Алтын балык" бәйгесе 31.01.2012 Лицеебыз укучылары  «Алтын балык» бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Алтын балыкларны бәйләп, чигеп, квиллингтан, тактага төшереп, рәсемләп эшләделәр. Укучыларыбызның ижат кургәзмәсе район этабында бәяләнеп, актив катнашулары өчен Балалар иҗат үзәгенең грамоталары белән  бәяләнде: (Кашина Зәлинә, Габдрашитова Гузәл, Гильфанов Ильгиз, Антонова Миләүшә). Укучыларыбызның алга таба да уңышларга ирешеп, үзләренең  «Алтын  балыкларыннан» сәламәтлек сорауларын  телибез.


ГТО - 2012
 31.01.2012


     Кичә, 30 гыйнвар көнне, укытучылар ГТО тапшырдылар. Көннең салкын булуына карамастан, хатын-кыз укытучылар 1 км, ир-атлар  5 км  чаңгыда шудылар.  "Сәламәт тәндә -  сәламәт рух” дигән девиз астында үткән бу чарада һәр укытучы теләп катнашты.

"Учитель года"
31.01.2012


     В районе начался конкурс "Учитель года". На базе Шеморданского лицея были показаны открытые уроки. Учитель Кильдебякской школы Мунира Солтанбековна провела в 7 Г классе открытый урок по теме: "Буквы о и а на конце наречий". Урок прошел на высоком  профессиональном  уровне: и учащиеся, и учитель получили огромное удовольствие от общения.

Конкурс "Золотая рыбка"
30.01.2012


    Учитель технологии Гусманова Л.В. и её ученики принимают активное участие в различных республиканских конкурсах по предмету. Вот и конкурс "Золотая рыбка", проходящий с 1 по 10 февраля в   Рыбной Слободе, не остался в стороне. Абдуллина Эльвина (ученица 6 В класса) отправила свою работу на этот конкурс. Удачи тебе, Эльвиночка!

"Раштуа укулары” исемендәге 10нчы Республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе
27.01.2012 


 26нчы гыйнвар көнне Казан шәһәрендә укучыларның "Раштуа укулары” исемендәге 10нчы Республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә лицеебызның 3 укучысы уңышлы чыгыш ясап, 5нче г сыйныфы укучысы Гарипов Илмир  - III дәрәҗәдәге диплом, фәнни җитәкчесе Р.А. Сабирова рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук 9нчы сыйныф укучылары – Абросимова Оксана һәм Абросимова Кристина (җитәкчеләре - Э.И. Галиуллина) уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Дзюдо буенча ирешкән уңышлар
 26.01.2012

    Гыйнвар аенда Ижевск шәһәрендә яшүсмерләр арасында дзюдо буенча турнир үткәрелде. Ярышка бик күп төбәкләрдән төрле яшьтәге балалар килгәннәр иде. Шәмәрдән исемен яклап лицей укучылары да көч сынашты. Авырлыклары 50 килограммнан артмаган 17 яшькә кадәр булган егетләр арасында 9 е сыйныфы укучысы Нигматуллин Ришат II урынны яулады. Аны чын күңелебездән шушы зур җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешеп, призлы урыннарга гына лаек булуын телибез. Шәмәрдән лицее исеменнән сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Ф.

Шырпы - уенчык түгел!
 26.01.2012

      Бүген Шәмәрдән лицеенда "Шырпы - уенчык түгел" исеме астында тәрбияви сәгать үткәрелде һәм анда ТР янгыннан саклау дәүләт казна учреждениесенең аерымланган филиалы янгынга каршы хезмәтнең Саба отряды аерым посты Шәмәрдән авылыннан Мөхәммәтшин Илдар Наилевич катнашты. Ул укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуы турында бик файдалы мәгълүмат бирде.

Классный час в 11 «В» классе
26.01.2012


  25-26 января 2012 года в Шеморданском лицее во время  классного часа насыщенную беседу, с учениками 11 «В» класса,  провел глава Шеморданского СП – Гараев Айдар Наилевич.  Беседу начали с темы выбора профессии, о перспективах и о спросе на рынке труда. Далее затрагивали актуальные на сегодняшний день проблемы, а именно безработица, экология, организация досуга молодежи и др. В рамках классного часа, конечно, не возможно подробно  рассмотреть эти вопросы,  договорились, что такие встречи будут иметь продолжение  и  с другими классами.  

Час искусства
26.01.2012

     Учащиеся 7 А и 7 Г классов (кл.руководители Сабирова Р.А., Садыйкова Л.Р.) на классном часу узнали много интересного и полезного о жизни и творчестве И.И.Шишкина. Час искусства был посвящён 180 летию со дня рождения художника ("Лесной богатырь - художник И.И.Шишкин"). Провела работник  поселковой библиотеки Глебова Л.Е.

ВНИМАНИЕ КОНКУРС!
26.01.2012
 Шеморданская поселковая библиотека приглашает учащихся 6-х - 10-х классов принять участие в конкурсе "Самый читающий класс". Участвуйте и побеждайте!

Встреча гостей
 25.01.2012


    24 января наш лицей встречал гостей из Апастовского района. Гостям была предложена экскурсия по школе, затем заместитель директора по УР Кабирова И.Т. и учителя начальных классов поделились опытом работы по внедрению ФГОС. Гости высоко оценили работу педагогического коллектива Шеморданского лицея.


Укучыларның "Раштуа укулары”
 24.01.2012 

   
   Укучыларның "Раштуа укулары" исемендәге 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән  эшләр җибәрелде. Шулардан "Совесть – это память... Памятники, монументы Великой Отечественной  войны” темасына 9 класс укучысы Абросимова Кристина һәм "1920 елларда Идел буендагы ачлык хатирәләрдә һәм гаилә тарихында” темасына   9 класс укучысы Абросимова Оксана (җитәкчеләре- Галиуллина Э.И.; "Тылсымлы әкиятләрдә елан образы” темасына 5 класс укучысы Гарипов Ильмир Ильгамович (Җитәкчесе -Сабирова Резеда Агзамовна) фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар. Аларга иҗади уңышлар телибез.

Тимурчылар эшен дәвам итәбез
 24.01.2012
 



     Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез: без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Класс җитәкчесенең төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.Шәфкатьле дигәннән, Шәмәрдән лицеенда да "шәфкатьлелек” штабы ел дәвамында тулы көч белән эшли. Ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылган. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышалар, өлкән буын кешеләре турында кайгырталар, алар балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар. Укучылар, Шәмәрдән поссоветы биргән исемлек буенча бүленеп,класс җитәкчеләре белән берлектә, кар көрәргә баралар. Дәресләр тәмамлангач саф һавада эшләү күңелле дә, файдалы да. Бер рәхмәт мең бәладән коткара сүзләрен дә онытмаска кирәк әле. Өлкән кешеләрнең, лаеклы ялда булган укытучыларның рәхмәт сүзләрен ишетү үзе бер рәхәт. Бу эшләр балаларда чын кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә дип уйлыйм.Димәк, игелекле эшләрне тагын да күбрәк эшләргә, өлкән яшьтәге мохтаҗ әби- бабаларыбызга ихтирамлы, игътибарлы, миһербанлы булырга  тиешбез. Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруың  белән үзең дә сөенечле  хисләр кичерәсең, күңел канәгатьләнүе аласың. Димәк, җан тынычлыгы аша тән саулыгына ирешәсең.  Изге күңелле, мәрхәмәтле кешене шәфкатьлелек бизи. Шәфкатьлелек ул бәхетле булырга да җирлек тудыра. Кеше эшне яратырга һәм тырышып ахырына җиткереп эшләп бетерергә тиеш, үзе өчен генә түгел  башкалар өчен дә эшләсә, шунда гына кеше шәфкатьле  һәм бәхетле була.  Чорыбыз бик катлаулы, яшәү ритмына ияреп өлгереп булмый, тере кешеләрне җансыз роботлар алыштыра торган замана. Чын тәрбия кануннарыннан читкә тайпылу күзәтелсә дә, кешеләр барыбер шәфкатькә, игелеклелеккә мохтаҗ. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк!


Обучение химии и физике на базе КНИТУ
20.01.2012



     Во время зимних каникул с 11-го по 13-е января двенадцать старшеклассников нашего лицея (Эзеков Тимур, Гатауллин  Айрат,  Хасанова Руфина,  Шарипова Алина,  Васильев Артём,  Давлетова Гульназ,  Валиев Булат, Хасанов Марсель, Шигапова Юлия, Зиятдинова Алсу, Галеев Рустем и Загреев Марат) проходили обучение химии и физике на базе КНИТУ (бывшего КГТУ им. Кирова) в г. Казани. Куратором группы была зам. декана факультета довузовской подготовки Мамыкина В. П., она организовала лекторий по предметам, которые проводили доцент кафедры органической химии Урядов В. Г., доцент кафедры физики Шарафутдинов Р. А., старший преподаватель кафедры неорганической химии Азизова М. К. Также  по неорганической химии было показано много опытов инженером кафедры НХ Мартыновой И. Г. и ассистентом этой же кафедры Сайфутдиновым А. М. Для учеников были организованы  экскурсии по различным кафедрам и лабораториям с демонстрацией высокотехнологичных приборов и установок, например для расщепления лекарственных средств на наночастицы, для производства топлива ЭКО-4, для вакуумного напыления и т. д.  Проводилась очень интересная экскурсия в музей университета, в воссозданную комнату Арбузова. Ребята очень интересно и насыщенно провели эти три дня, проживали в студенческом общежитии, вернулись с массой положительных впечатлений и с надеждой на дальнейшее сотрудничество с университетом.


Коррупция нәрсә ул?
19.01.2012



    Бүген ,18 гыйнвар көнне, Шәмәрдән лицеенда 9Е сыйныфы укучылары белән гади булмаган класс сәгате үткәрелде. (класс җитәкчесе Курбанова Л.Ф.). "Коррупция нәрсә ул?" дигән теманы карап уздык.Класс сәгатенең максаты-балаларда коррупциягә карата тискәре караш уяту иде.”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадык.Әңгәмә вакытында укучылар узләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар. Класс сәгатендә укучылар темага карата шигырьләр укыдылар. Әңгәмәдән балалар канәгать калдылар.


Дөреслек булган җирдә генә бәхет була
 19.01.2012


     19нчы гыйнварда Шәмәрдән лицееның 4а сыйныфында «Дөреслек булган җирдә генә бәхет була» темасына тәрбия сәгате үтте.(сыйныф җитәкчесе Закирова Г.И.)  «Кайда дөреслек-шунда бәхет» мәкале аша укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Сораулар ярдәмендә укучылар «дөреслек», «ялган» тәшенчәләренә аңлатмалар бирделәр. Укучылар тәрбия сәгате барышында үз фикерләрен дәлилләп, бары тик дөреслек булган җирдә генә бәхет була дигән фикергә килделәр.


Родительское собрание


     19.01.2012 г. в 18.00 ч. состоится общешкольное родительское собрание  в актовом зале Шеморданского лицея.


Ришвәтчелек һәм җинаять
18.01.2012



     18 нче гыйнварда Шәмәрдән лицееның 9А сыйныфында "Ришвәтчелек һәм җинаять” темасына  тәрбия сәгате үтте (класс җитәкчесе Әүхәдеева А.В.). Укучылар бу тема буенча кызыклы фикерләр һәм тәкъдимнәр белдерделәр. Шулай ук алар, үз фикерләрен дәлилләп, шушы темага ачыклык керттеләр.Алар фикеренчә, мондый мөһим темага багышланган тәрбия дәресләре тормышта ялгыш адымнар ясамаска, дөреслек белән яшәргә, җәмгыятьтә үз урыныңны табып, хөрмәткә лаек кеше булып калырга өйрәтә. Дәрестә укучылар бик актив һәм бердәм булдылар.Әңгәмә оешкан төстә үтте.Шуның нәтиҗәсендә,дәрес үтемле булды.

Кышкы каникулларны сагынып искә төшерү

17.01.2012


     Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп, кышкы каникуллар да килеп җитте.Әлбәттә, һәркемнен аны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрәсе килде. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, вакытларын күңелле үткәрү максаты белән, 14 гыйнвар көнне 9-е сыйныф укучылары белән "Нарат” боз сараена юл алдык. Милли көйләр яңгырап торган боз залында рәхәтләнеп тимераякларда шудык. Кайбер укучылар беренче тапкыр тимераякка басуларына карамастан, үзләрен сынатмадылар. Шуу дәверендә арабызда оста шуучылар да күп икәне ачыкланды. Кышкы каникуллар балалар күңелендә матур хатирәләр булып истә калсын иде.


Саулык-үз кулыбызда!

17.01.2012  


     Урман–ул саф һава гына түгел, кышкы әкият тә. Урманда чаңгыда йөрү чыныктырып кына калмый, ә көч-куәт тә бирә, менә дигән кәеф тә бүләк итә.  Кышкы каникулда  саф һавада чаңгыда йөрү һәм чаңгы спортын популярлаштыру максатыннан, спорт ярышлары үткәрелде. Ә менә әлеге ярышта 4г классы 8 призлы урын яулады. "Олимп” ДЮСШ, Шәмәрдән лицее үткәргән ярышларда Шакиров Рамил өч тапкыр  I һәм III урын, ә Рәхимуллин Илгизәр II һәм III урын яуладылар. Киләчәктә дә зур уңышлар телик аларга! 


Каникулы закончились!

16.01.2012


Учащиеся лицея  вновь приступили к занятиям после продолжительных новогодних праздников. В этой четверти предстоит не только много учиться, но и готовиться ко множеству мероприятий - проведению концерта в ДК, Дню защитников Отечества, Международному дню 8 марта. Кроме этого нужно будет принять участие в школьных, районных, республиканских  конкурсах и олимпиадах. Желаем  всем ученикам, учителям, работникам лицея  в этой четверти успехов, терпения и старания.


Лагерь бик кызыклы һәм күңелле үтте

13.01.2012


    4-10  гыйнварда  «Радуга» кышкы сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Көн күңелле физик күнегүләр белән башланып китте.  Аннары, балаларны актлар залына җыеп,  китапханәчебез белән сәламәтлек турында   сөйләштеләр һәм төрле уеннар уйнадылар,  ял итүче балалар берничә тапкыр боз сараена, бассейнга бардылар. Лагерь 7 көн дәвамында  үзенең матур вакыйгалары белән сизелми дә үтеп китте.Лагерьның программасы бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы белән аерылып торды.Лагерь бик күңелле һәм кызыклы  үтте.


Яңа ел бәйрәмнәре

12.01.2012


   Укучыларыбыз зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре  4-10 гыйнвар көннәрендә узды. Яна елда   лицеебызга  бик күп кунаклар, әти-әниләр сыйныф укучылары өчен оештырган кичәгә килделәр. Бу бәйрәм укучыларга дуслар белән күрешү, очрашу мизгелләре бүләк итте. Әлеге бәйрәмгә барлык сыйныф укучылары да  фантазияләрен эшкә җигеп, бик тырышып әзерләнгәннәр иде. Кыш бабай бүләкләрен таратканнан соң, кичә күңелле дискотека белән тәмамланды. Читать новость


Новогодний бал-маскарад

11.01.2012 


    10.01.12. проводился новогодний бал – маскарад для 7-ых классов. Каждый класс показывал свой концертный номер. Всем понравился танец «Султан», подготовленный  учащимися 7Б класса. За стенгазеты, выступления Дед Мороз вручил  подарки. Мероприятие завершилось дискотекой. Праздник удался на славу!


Познавательная экскурсия

11.01.2012


    10.01.12. ученики, пребывая в лагере лицея, посетили Шеморданский плазмоцентр. Экскурсовод показал детям процедуру сдачи крови, объяснил,  для чего это необходимо, ответил на их вопросы. Внимание привлёк стенд с фотографиями доноров. Ученики увидели здесь фотографии знакомых, родителей одноклассников. Каждый получил подарки от плазмоцентра: пакеты с футболками, брелками и значками с соответствующей символикой. Экскурсия была увлекательна и познавательна.


Вакытлы матбугатта лицей яңалыклары

09.01.2012


    Шәмәрдән лицее турында  көндәлек яңалыкларны без район газетасы "Саба таңнары”ннан укып,  "Саба дулкыннары” радиосы аша ишетеп беләбез. Укытучылар һәм укучыларның газетасы "Мәгърифәт” битләрендә дә лицей яңалыклары даими күзәтелә.  52 санда "Университет дәрәҗәсендәге лицей” исеме белән мәкалә чыкты. Лицеебыз белән горурлану өчен мәкаләне укырга тәкъдим итәбез.


Второй день лагеря 05.01.2012

5 января 2012 г .


     Цель работы лагеря на этот день : создание комфортной обстановки, благоприятных условий для успешного отдыха каждого ребёнка. Каждое утро дети начинали с зарядки, которая проводилась совместно с учителями вожатыми.  По плану ребята совершили экскурсии к Центральной Елке, снежным фигуркам и к горке с. Шемордан.


План работы пришкольного зимнего лагеря «Радуга»

04.01.2012



Первый день зимнего лагеря

04.01.2012

      С 4 января 2012 г на базе МБОУ «Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ» начал свою работу пришкольный зимний лагерь «Радуга». Количество занимающихся – 50 человек. Основной акцент работы был сделан на усиление сплочённости и дружбы в коллективе. Это касалось как просто общения друг с другом, так и совместного решения всевозможных вопросов от организации быта и досуга до совместного планирования тематик отдельных занятий. Запоминающимися в это день для ребят стали: Новогодний конкурс «Символ года приглашает в гости» с приглашенным заведующим детской Шеморданской библиотеки Гатиятовой Н.Р. Викторины, розыгрыши, призы от которых, дети получили хороший положительный эмоциональный заряд.