Өмәләр старт алды
       
 Яз кояшы җир өстен кардан чистартуга кешеләр өмәләргә чыгалар. Чөнки кар астында капланып яткан чүп- чар, яфрак, һ.б. калдыклар җир өстен ямьсезләп тора, һаваны пычрата, күзләрне иркәләүче үләнгә үсәргә комачаулый. Шәмәрдән лицее укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләр бу көннәрдә җиң сызганып территорияне чистарталар. Һәркемнең кулында чиләк, тырма, көрәк, себерке. Ишек алды, бакча, стадион, керү- чыгу юлларында кызу эш кайный. Укучылар бердәм рәвештә яшелләндерү эшендә дә катнаша.Укучылар үзләренә билгеләнгән территориядә агачлар утырталар. Бергәләп тырышкач эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Тирә- ягыбызны саклау, яшелләндерү һәркемнең бурычы икәнен онытмасак иде.


                   С Днём Победы!
 
         

                Уважаемые коллеги, друзья!
           От всей души поздравляем Вас с нашим общим праздником – приближающимся Днем Победы!
 
Желаем в этот светлый праздник,
Чтоб Ваша жизнь была согрета пониманьем,
 Добром, улыбками, заботой близких и вниманьем!
Чтоб лет до ста прожить Вам на одном дыхании,
 И по родной Земле, что наши деды сохранили,
Ступать уверенно, без страха, безмятежно.
Любви Вам, Веры и Надежды!
 
С уважением и благодарностью за сотрудничество, коллектив Образовательного центра «Перспектива» сети магазинов «Дом книги»
 Дорогие друзья, напоминаем Вам, что мы ждем Вас по старому адресу: г.Казань, ул.Декабристов, д.182. Обратите внимание, что у нас сменился номер городского телефона: (843)563-17-61 и появился новый сотовый: 8-987-207-69-22
 
            С праздником!!!

            9 МАЯ - ДЕНЬ ПОБЕДЫ!
          

               Уку елы тәмамлана... 
           

Уку елы тәмамлана... " Чебешләрне көзен саныйлар”, дисәләр дә мәгариф системасында эшкә нәтиҗәне яз көне ясыйлар. 2010-2011 уку елын да йомгаклау көннәре якынлаша: башлангыч класс һәм 9,11 класс укучылары өчен 24 май соңгы уку көне, 5-8, 10 класслар 31 майда уку елына нокта куялар. Бу көннәрдә Шәмәрдән лицее укучылары һәм укытучылары өчен кызу эш бара. 9,11 класс укучылары БДИ һәм традицион имтиханнарга әзерләнәләр. Калган укучылар күчеш контроль эшләре эшлиләр, зачет тапшыралар. 10 класс егетләре 5 көнлек хәрби кыр сборларына барырга җыеналар. Бакчада орлык чәчү, җир әзерләү, җыештыру һ.б. эшләр башкарыла. Җәйге ялны оештыру эшләре бара. Укучыларны лагерь, бакчада эшләү, яңа уку елына әзерлек эшләре белән таныштыру да дәвам итә.

15 май- Халыкара гаилә көне
                
15 май- Халыкара гаилә көне Табигатьтә яз... Май кояшы җирне иркәли башлау белән, алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Карыйсың: таң чыкларында коенып, кояш нурларына сөенеп, сабый йодрыгы хәтле булып өлгергән булырлар. Көзен инде җитешкән булыр. Ә й тормыш агачы, син дә шулай мәңге үсештә, үзгәрештә түгелме соң? Сабый туа, тәпи атлап китә. Сабыйны ипи ашатып кына түгел, яшьтән үк тәрбия "ашатып” та үстерәләр. Бу мөһим эшкә барлык кешелек тартылган. Биредә соңга калу гафу ителми. Тәрбия бала тугач та башлана. Димәк, тәрбиянең беренче җимешләре гаиләдә салына. Бала - гаилә җимеше. Кешелек дөньясы кеше дип аталган бөек исемне йөртүче ике җенескә аерылган: хатын-кыз һәм ир-ат. Ә бала исә- гаилә бәхете.
ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты- пар белән, ир канаты- яр белән.
Гаилә- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Белгәнебезчә, гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак ул.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.. Димәк, гаилә -ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер –берсен яраткан, бер –берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шунысы куандыра:безнең тирәбездә дә пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер –берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче,канатлары кайрылса да, үз парларына тугрылыклы булып калучы , тормыш утын сүндермичә яшәүче гаиләләр күп. Гаилә ул- ӘТИ,ӘНИ, БАЛАЛАР, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Гаилә ул -йорт, анда безгә җылы һәм рәхәт. Татулыкта- көч һәм бәрәкәт, Гашыйк җаннар лаек хөрмәткә. Тату гаиләгезгә баш иям- Дәүләт эчендәге дәүләткә! Тормыш ал да гөл генә бармый. Һәр очракта да, бер –береңә юл куеп, түзем һәм сабыр булып яшәгез.Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин. Һәр гаилә- үзе бер серле сандык. Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр –сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз.
 Һәр гаилә - үзе бер ил бит ул,
 Аның суы да бар, җире дә,
Анда һәрчак тыныч кына булмый,
Исеп китә кайчак җиле дә.
Һәр гаилә- үзе бер ил бит ул,
Анда туып үсә балалар
Илдә яхшы ата хуҗа булса,
Алар бар да кеше булалар.
Һәр гаиләгә телим изге теләк:
Акыл белән уйлап эшләгез,
Йөргән юлларыгыз туры булсын,
Борчуларсыз гына яшәгез.
 
Галиуллина Э.И.

"Нәни-мисс Татарстан”- 2011
            
"Нәни-мисс Татарстан”- 2011 Республика күләмендә 10 тапкыр балалар арасында матурлык һәм талант конкурсы узды.Анда Саба районы данын Шәмәрдән лицее укучысы 8 яшьлек Полина Клевцова яклады. Ул жюрины үзен сәхнәдә иркен тотуы, артистлык сәләте һәм осталыгы белән җәлеп итте.Полина районыбызга " Яшь модель”- 2011 исемен яулап кайтты.Ул диплом, таҗ, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Киләчәктә дә нәни артистыбызга уңышлар, сәламәтлек телибез.

Армия мәктәбе дәресләре
                
Армия мәктәбе дәресләре 10 класс егетләренең хәрби- кыр уеннары тәмамланды. Укучылар Язлы Арташ авылы янында урман буенда хәрби әзерлек уздылар. 136 егет 7 взводка бүленеп биредә катнашты. Шәмәрдән лицееннан Яппаров Азат химик матдәләрнең зарарыннан саклаучы кием кию(ОЗК) 3 урын,Сайфутдинов Аскар Калашников автоматын сүтеп- җыюда 2 урын, Загидуллин Айнур мең км арага йөгерүдә 2 урын, футбол уенннарында егетләребез командасы 1 урын яуладылар. Гомумән, хәрби- кыр шартларында 3 көннең һәр сәгате чараларга бай булды. Бу шартларда үзләрен сынаган егетләр хәрби бурыч үтәгәндә дә, тыныч шартларда да авырлыклар алдында беркайчан да югалып калмаячаклар. Афәрин, булдырдыгыз, егетләр!

Хуш, мәктәп, саумы зур тормыш,... 
                 
Хуш, мәктәп, саумы зур тормыш,... Саубуллашу дәресе бу, Хәтер дәресе. Соңгы кыңгыру чылтырый Уйда һәр кеше. 24 май көнне барлык мәктәпләрнең 9 һәм 11, 1 сыйныф укучылары укуларын тәмамладылар.Бу көнне Шәмәрдән лицеенданда белем алучы 48 "бөртек” 11 класс укучысы, 81 "бөртек” 9 класс укучысы өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бу көн моңсу, чөнки сабакташлар, дуслардан аерыласың, шатлыклы- яңа зур тормыш юлына аяк басасың. Алда торган билгесезлек бераз гына куркытса да әти- әни һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер торган укытучылар белән барлык авырлыкларны да җиңеп үрләр яуларга кирәк булачак. Уңышлар да, шатлыклар да, көенечләр дә синең үзеңнән торачак. Ак канат иңнәрдә, җилферди җилләрдә Күңел оча ерак илләргә. Лицеебызда "Соңгы кыңгырау” бәйрәме тантаналы шартларда башланды. Укучылар вальсыннан соң сүз алган Директорыбыз Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзин укучыларына изге теләкләрен, БДИда уңышлар теләвен җиткерде. Закирҗанов .. укучыларга һөнәри юнәлеш бирсә, Сәет хәзрәт вәгазе һәм догасы белән укучыларга тәрбия дәресе дә булды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Ләйсән Мазитовна укучыларны дәүләт имтиханнарына кертү турында приказ белән таныштырды һәм 11 класс укучылары Төхфәтуллина Гөлсу, Фәттахова Айгөлгә район күләмендә "19-20 гасырда Россиядә иҗтимагый хәрәкәт”темасына узган викторина җиңүчеләре грамоталарын тапшырды. 9 класс укучысы Зиятдинова Алсуга укучыларның җәйге спартакиадасында җиңүче грамотасы тапшырылды. Беренче укытучылары Хәбибуллина Гөлфия Гиззатовнаның матур истәлекләрен һәм изге теләкләрен тыңлагач һәр укучының күңеле тулды.11 класс укучылары 1 классларны да бәйрәм белән котладылар. Үз чиратларында нәниләр дә абый- апаларына матур истәлек бүләкләре тапшырды, хәерле юл теләде. Әти- әниләр исеменнән Төхфәтуллина Гөлнур апа ул- кызларын бәйрәм белән котлады һәм теләкләрен җиткерде. Хәерле юл Сезгә, укучылар, Озатабыз изге сәфәргә. Язсын язлар саен очрашырга Тормыш ямен тоеп яшәргә. Аерылгач та гомер буе шулай Чын кешеләр булып калыгыз. Җилкәннәргә җилләр тулып торсын Аяз атсын һәрбер таңыгыз.

ГИА-9 в новой форме по русскому языку
            
Сегодня, 26 мая, учащиеся 9-х классов Шеморданского лицея (80 учащихся) сдали свой первый выпускной экзамен в новой форме по русскому языку. Пожелаем, чтобы результаты у всех были хорошими!

Күңелле ял итегез! 
               
 1 июнь- җәйнең беренче көне, көтеп алынган каникул башланган көн, балаларны халыкара яклау көне. Шушы матур көнне Шәмәрдән лицеенда "Салават күпере” исеме астында җәйге лагерь эшли башлады.Анда 85 бала 4 отрядка бүленеп ял итәчәк. Балаларны күңелле чаралар, төрле уеннар, поход һәм экскурсияләр, онытылмаслык очрашулар, мавыктыргыч дәресләр, истәлекле призлар көтә.Балаларның җәйге ялын оештыручыларга сәламәтлек, сабырлык, уңышлар телибез.
Чак кына бала булып
Үскәч тә кала белик.
Гомернең һәр мизгеленнән
Сөенеч ала белик.