Театр яктылыкка, нурга илтә.
 1 ноябрь көнне Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Емельянова Люция Муллануровна белән берлектә курчак театры спектакле куйдылар.Укучылар үз чыгышларында экология, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау темаларын яктырттылар. Аларның зәвыклы киемнәре, матур чыгышлары бер кешене дә битараф калдырмады.Нәни артистлар үзләрен сәхнәдә иркен тоттылар һәм матур чыгыш ясадылар. Киләчәктә дә укучыларга һәм аларны өйрәткән укытучыларга уңышлар телибез. Сәнгать дөньясында югалып калмыйча,киләчәктә дә матур чыгышлар белән сөендереп, тамашачы алкышларын ишетергә һәм сәхнәләрдә чыгыш ясарга һәр укучыга да насыйп булсын.
               
 

    Осенние каникулы начались. Учащиеся 6а, 6г, 9а классов 2 ноября съездили в Лесхоз. Отдохнули в Ледовом дворце, ознакомились с историей лесничества, узнали о том, как изготовляют сувениры из дерева. (учителя Сабирова Р.А., Садыйкова Л.Р., Галимова Л.В.).
               
 
 

      Көзге каникул үтте...
Каникулның һәрбер көне
 Файдалы, кызык үтте.
 Күделләрдә сакланырлык
Кызык мизгелләр күпме?!
 Кемдер үз көчен сынады
 Спорт ярышларында.
 Кайберәүләр белем алды
Китапханә залында.
9 һәм 11 нчеләр
 Укудан аерылмады.
 Каникул көннәрендә дә БДИга әзерләнде.
 Лесхозга юл алучылар
Урман музеенда булганнар.
 Боз сараенда рәхәтләнеп
 Тимераякта шуганнар.
Лицеебыз,укытучылар
Сезне бик тә юксындык.
 Класста узасы кичәләрне
 Зарыгып көтеп алдык.
 КВН, түгәрәк өстәл,
 Әңгәмә, очрашулар...
Күңелле стартлар, ярышлар...
 Катнашып кына өлгер.
Тәмле әйбер күп булмый ул,
 Җитәр, озак ял иттек.
 Инде тырышып укыйк та
 Яңа елларны көтик.
Зур уңышлар һәм җиңүләр,
Спорт ярышларында.
Призлы урыннар булсын
 Олимпиадаларда.
 Энҗе Галиуллина.10.11.2010 ел
 
 
    В связи с проведением финального конкурса "Учитель года - 2010" семинар Ресурсного центра для учителей математики с 17.11.10г. переносится на 24.11.10г.    
    Администрация МОУ  "Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ"

 

                         Туган ягыбызны беләсеңме?

Кадерле укучылар! Быел Саба районы оешуга 80 ел тула. Әлеге дата безне тарихыбыз турында тагын да  ераккарак китеп уйланырга мәҗбүр итә.Борынгы Саба ягы XIV гасыр вакыйгаларын тасвирлап язылган « Идегәй» дастанында да телгә алынган.Безнең якларга кем генә килсә дә, табигатебезгә - урман- суларга, болыннарга соклана, кешеләребезнең матурлыгына, күркәм холыклы, тырыш, рухи яктан бай булуларына игътибар итмичә калмый.Саба ягы халкы жырга- моңга бай, борынгыдан үзенә кирәкне үзе җитештерә - ясый белгән.Безнең як кешеләре элек- электән белемгә тартылган.Әйдәгез әле, бергәләп, без дә үзебезнең туган төбәгебез тарихына- үткәненә сәяхәт ясыйк.Район оешуга 80 ел тулу уңаеннан викторина сорауларына җавап эзлик.      

 

  Җавапларны 243 кабинетка яки тарих укытучыларына 25 ноябрьгэ кадәр тапшырырга.

                          Сораулар.

1.Саба турында беренче язма искә алулар.

2. Саба районы оешу вакыты.

3.Район газетасы ничәнче елда чыга башлаган? Ничек аталган?

4.Безнең як мәдрәсәләре турында ниләр беләсең?

5.Районда хәзер ничә авыл, күпме халык яши?

6.Районның авыл хужалыгында иң күп табыш бирүче культуралар?

7.Саба урман хужалыгы турында ниләр беләсез?

8.Район территориясендә нинди елгалар ага?

9.Саба районының мәйданы.

10.Районның иң биек ноктасы.

11.Районда нинди файдалы казылмалар табыла?

12.Безнең район нинди районнар белән чикләшә?

13.Районда иң киң таралган туфрак төре.

14.Районда ничә Советлар Союзы Герое бар? Алар кемнәр?

15.Район үзәгендә шәхесләр исеме белән аталучы нинди урамнар бар?

16.Районда ничә урта, төп мәктәп бар?

17.Саба төбәгендә беренче тапкыр йортларга радио кертүне кем башкарган? Ничәнче елда?

18.Бүген эшләп килүче радиога ничә яшь? Директоры кем?

19.Саба районының иң тапкыр мәзәкләр туплаучы шәхесе кем?

20.Район символикасы турында ниләр беләсез?

21. Туган ягыбызга багышланган шигырь, язмаларыгыз.  Җаваплар көтәбез.Уңышлар Сезгә!

 11 ноября 2010 года прошёл второй (очный) IV Районного конкурса Интернет-сайтов образовательных учреждений Сабинского муниципального района. Наш лицей стал победителем в номинации  -  "Самый технологичный сайт". Учащихся 11 Г класса Шакирову Зульфию, Юсупову Гульназ, учителя информатики Иванову Алину Андреевну поздравляем с победой!!!                                

                                   Укытучылар көч сынашты...
13 ноябрь көнне Шәмәрдән "Яшьлек” спорт комплексы коллективы район мәктәбе укытучылары арасында брейн- ринг уены оештырды. Бу бәйгедә районыбызның 14 мәктәбе командасы катнашты. Алар Кибәче, Сатыш, Эзмә, Иштуган,Шыңар, Явлаштау, Саба №1, Шәмәрдән, Шытсу, Тимершык, Кызыл Мишә, Сабабаш, Лесхоз мәктәбе укытучылары. Бәйгедә катнашучылар икешәрләп ярышып төрле темага карата бирелгән сорауларга җавап эзләделәр.Нәтиҗәдә финалга Шыңар, Кибәче, Шәмәрдән, Лесхоз командалары чыкты.Киеренке көрәштән соң III урынга Шыңарлылар, II урынга Лесхоз мәктәбе, I урынга Шәмәрдән лицее командасы чыкты. Җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды. Шәмәрдән лицее командасы составында:Галиева Г.К., Мулласалихова Г.Г., Галиуллина Э.И.,Якупова М.Н, Шигапова Е.Н., Саляхиева Л.М., Байгузина Г.Ю., Сушенцова З.М., Емельянова Л.М. лар чыгыш ясадылар.Бу укытучылар үзләрен төрле яктан камил,эзләнүчән булуларын күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларны Шәмәрдән авылы җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. "Укытучылар елы” белән тәбрикләде һәм матур теләкләрен җиткерде.Уен Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды.Укытучылар үзләрен бөтен өлкәдә дә белемле, эрудицияле, кызыксынучан икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.    Галиуллина Э.И.15.11.2010 ел
                                 
 
    17 ноября 2010 года учителя английского языка Баширова Г. Р. , Валиева Л.П., и учителя обществознания и истории Хамзина А. М., Галиуллина Э.И. Шеморданского лицея приняли участие на конференции ТГГПУ республиканского уровня в рамках акции ЮНЕСКО « Неделя образования взрослых -2010» , организованной Министерством образования и науки РТ по теме: « Инновационные проекты в образовании: международная сертификация по английскому языку Кембриджского университета, дистанционная подготовка к ЕГЭ».
                                                                         


Подведены итоги конкурса профессионального мастерства "Лучший учитель года -2010". Конкурс проводился в три этапа с апреля по ноябрь 2009-2010 гг.    
 Определены абсолютные победители - учителя Шеморданского лицея:

Галимуллина Хания Муллануровна - учитель физической культуры

Бикбаева Чулпан Ильнуровна - педагог дополнительного образования

Сабирова Резеда Агзамовна - учитель татарского языка и литературы

Сафина Роза Карямовна - учитель изобразительного искусства

                       Поздравляем наших учителей с победой!



   Ученицы Шеморданского лицея Сергеева Наталья (11 Б) - учитель Кашипова А.М. и Шугаепова Алия (10 Б) - учитель Гумерова Р.Р. стали победителями социальной акции "100 талантливых детей села". На церемонию награждения они приглашены в ГТРК  "Корстон".  Поздравляем наших учеников и учителей с победой, желаем новых успехов и высоких результатов!


24 ноябрьдә Шәмәрдән лицеенда  "Укучыларны тарих,җәмгыять белеме фәннәреннән БДИга әзерләү” темасы буенча республика семинарының чираттагы ресурслар көне узды.Семинарга килгән укытучыларга  " Эссе язу алгоритмы” темасына Нигъматуллина Н.Р. дәрес күрсәтте. Емельянова Л.М.”Практика-ориентлы методны кулланып дәресләрдә биремнәр эшләү " , Гатауллина Э.И. "Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә мастерская технологиясе ярдәмендә төшенчәләр формалаштыру” темаларына мастер-класс тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.Түгәрәк өстәл артында фикер алышуда Шытсу мәктәбе тарих укытучысы Гайнуллин Ф.Г.  укучыларны БДИга әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарга килгән укытучылар Шәмәрдән лицее коллективына киләчәктә иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.           Галиуллина Э.И.  25.11.2010 ел.

 

                         

24 ноября 2010 года на базе МОУ "Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ" состоялся семинар ресурсного  центра по подготовке к ЕГЭ -2011   по математике по теме: "Нестандартные способы решения заданий части С на ЕГЭ -2011". В ходе которого для учителей Сабинского района были показаны:

1) Открытый урок - практикум в 11 Б классе  на тему: "Координантно-векторный метод  при решении задач С 2" (учитель математики Закирова И.С.)

2) Мастер-класс на тему: "Метод рационализации при решении заданий С 3". (учитель математики Каримова Р.А.)

3) Круглый стол по теме семинара.

  

Мамина улыбка

Вносит счастье в дом,

Мамина улыбка

Нужна  везде, во всём

 28 ноября отмечается День Матери. В связи с этим праздником в Шеморданской поселковой библиотеке прошёл урок с учащимися 6а и 6г класса. На этот урок были приглашены Гусманова роза Салиховна, Мингазова Фания Каюмовна, Ахметова Венера апа. Они рассказали о своём детстве, матерях, о своих детях. Учащиеся 6Г класса зачитали свои сочинения о мамах. (празник организовали и провели Глебова Л.С., Дмитриева Е.А., Сабирова Р.А., Садыйкова Л.Р.)