1 октября в нашем лицее состоялся большой праздник-чествование ветеранов лицея .В прекрасное осеннее утро у  парадного входа пожилых работников  , находящихся на заслуженном отдыхе , с радостными лицами встречали молодые специалисты.В актовом зале директор лицея Шаукат Анварович Хамзин  торжественно поздравил гостей с их большим праздником- с днем пожилых  людей . Затем эстафету приняли в свои руки юные лицеисты .Их большой концерт с веселыми песнями , танцами и проникновенными стихами пришелся по душе всем гостям.Продолжение праздника проходило за большим  праздничным столом чаепития и угощений в исключительно теплой и дружелюбной атмосфере.В заключении праздника гости выразили  огромную благодарность за замечательный праздник главному организатору-директору лицея и председателю профкома. а также учащимся педагогам и техническому персоналу .

  1 октября весь педагогический персонал Шеморданского лицея отпраздновал свой профессиональный праздник- День учителя. Ныне он был особенный : ведь по стране шагает Год Учителя. С раннего утра у входа лицея нарядные учащиеся с сияющими лицами встречали всех педагогов и вручали им памятные поздравления.После уроков в актовом зале состоялся торжественный концерт . подготовленный силами учащихся , организаторов детского досуга и педагогов дополнительного образования. Продолжение праздника состоялось в кафе  "Огонек" За праздничным столом педагоги участвовали в забавных и остроумных развлечениях, слушали музыкальные выступления представителей Шеморданского дома культуры.Праздник способствовал огромному духовному подьему и зарядил энергией всех присутствующих. Хочется выразить искреннюю благодарность администрации лицея и профсоюзу за хороший отдых.


  8 октября в Шеморданском лицее проводилась учёба по ГО совместно с ПЧ и МЧС с.Шемордан. За 7 минут учащиеся, учителя и тех.персонал были эвакуированы из здания школы.
 
 
 19 октября в нашем лицее прошла интересная встреча учащихся из близлежащих школ с представителями вузов Казанского авиационного института и Казанского государственного технического университета. Гости из города познакомили сельчан с условиями и порядками приема в свои вузы, призывали осваивать технические специальности. Учащиеся с большим интересом слушали выступления и задавали интересующие вопросы. Надо отметить, что такие встречи- не редкость в нашем лицее и эта форма профориентации дает существенные плоды: ежегодно наши выпускники  становятся студентами техвузов.
 
 20 октябрь.   Ил яклар ир булып үсегез! Шәмәрдән лицеенда укучыларга белем бирү белән беррәттән төрле чара, очрашулар аша тәрбия дә бирелә.20 октябрь конне 10,11 классларда укучы егетләр өчен тәрбия дәресен ТИН укытучысы Делюс Минделевич алып барды.Тәрбия дәресенең темасы "Ил яклар ир булып үсегез”иде.Укытучының кереш сүзләреннән соң сүз кунакка-очрашуга килгән лицеебызның элеккеге укучылары, армия сафларында булып кайткан егетләргә бирелде.Алар хәзерге армия, анда хезмәт итү үзенчәлеге турында сөйләделәр.Физик әзерлек, тәртип, дисциплина булганда гына хезмәт итү авырлыгы сизелми.Турник-якын дустыгыз булсын, ә компьютер, кәрәзле телефонны читкәрәк куеп торсагыз яхшырак , диде алар.Шарафиев Руслан- диңгез пехотасында хезмәт итүе, Шакуров Ришат махсус көч отрядында хезмәт итүе турында сөйләделәр.Аларның сүзләрен йомгаклап Мухаметшин Илнур Наилевич армия турында иҗат иткән җырларын бүләк итте. Аның бу темага иҗат ителгән 40 җыры бар, көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат итүен белү укучыларда соклану хисе уятты.Очрашу- тәрбия дәресе башыннан ахырына кадәр экрандагы армия тормышы турында слайдлар белән тулыланып барды.Һәр укучы малай бу вакытта үзен солдат итеп тоеп утыргандыр мөгаен. Бу тәрбия дәресе укучыларга хәрби- патриотик тәрбия биреп кенә калмады, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияләде.Ир-ат- гайрәтле, гыйлемле,тәвәккәл зат. Солдат ул-Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ. В.А.Сухомлинский " Батырлык һәм тәвәкәллек- ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”- дип язган.Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана, үзегездәге ялкаулык, иренү, тәртипсезлек сыйфтларын бетерү өстендә эшне бүгеннән башларга кирәк дигән теләкләр белән очрашу тәмамланды. Егетләр китә солдатка- Егетләр- ут кебекләр. Берүк зинһар еламагыз- Кайтыр безнең егетләр!
 Тарих укытучысы Галиуллина Энҗе 20 октябрь 2010 ел


  21 октября в Шеморданском лицее в блоке начальных классов состоялся конкурс овощных поделок. Все классы очень активно участвовали, принесли много разнообразных, интересных поделок. После некоторой обработки яблоко, груша, морковь, огурец, картофелина в руках наших учащихся превратились, пусть на недолгое время, в забавные игрушки, подарки, персонажи настольного или кукольного театра. Пробуждение ассоциаций и развитие ассоциативного мышления - прочный мостик к самостоятельному творчеству. Угадывание и фантазирование даже само по себе очень увлекательно и полезно. Творите чудеса, радуйте своих близких, наши дорогие ребята! 
  
 
Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныфлар укытучылары укучылар белән төрле чаралар оештыралар.21 октябрь көнне Илфира Фамутдиновна җитәкчелегендә 4в сыйныфы укучылары Җәүдәт Дәрзамановка багышланган портрет- кичәне барлык башлангыч класс укучыларына, укытучыларына тәкъдим иттеләр.Укучылар Җ.Дәрзамановның тормыш, иҗат юлы белән таныштырдылар. Сәнгатьле итеп сөйләнгән шаян шигырьләр һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Бу кичә тәмамлангач, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге премия иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1982 елдан язучылар берлеге әгъзасы , балалар язучысы, шагыйрь Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның шигырьләрен һәр тыңлап утыручының алып укыйсы килгәндер дип ышанып калабыз. Кичәне оештыручы Тучкова И.Ф. га иҗади уңышлар телибез.

 
Вчера, 21.10.2010, в поселковой библиотеке с учащимися 6а и 6г классов было проведено мероприятие "Застольный этикет". Цель: ознакомить с правилами застольного этикета, научить сервировать стол. Мероприятие подготовили: библиотекарь Дмитриева Е.А., учителя Сабирова Р.А., Гусманова Л.В., Садыйкова Л.Р. Учащиеся поделились рецептами любимых блюд.
 
 22 октябрь. Миңа уналты яшь иде... Илне яратудан өстен хис юк, Чын батырлык- илгә тугрылык. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерде. Моннан 65 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү Байрагы кадый.Кораллы Көчләрнең хәлиткеч һөҗүмнәрдә җиңеп чыгуы, халкыбызның тылда үз-үзен аямыйча эшләве нәтиҗәсендә күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга. Җилкәләрендә погон йөртүче батыр кешеләр турында күпме җырлар җырлана, роман һәм повестьлар иҗат ителә.Армия элек-электән милләт өчен сәламәт, белемле, культуралы кадрлар әзерләү үзәге булган.Ул- халкыбыз, дәүләтебез горурлыгы, таянычы, мактанычы. Бөек Ватан сугышында дошманга каршы аяусыз сугышта катнашу моның ачык дәлиле. Сугышны үз күзләре белән күргән, аны җаны, тәне, йөрәге аша үткәргән ветераннар сафы гына көннән-көн сирәгәя. Бүгенге укучыларны чын батыр, герой, Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәткә лаек шәхес- Кузнецов Борис Кириллович белән очраштыру, сөйләштерү өчен Шәмәрдән лицеенда 22 октябрь көнне "Миңа уналты яшь иде... " исеме астында кичә узды.Сугыш ветераны, героебыз укучыларны үзенең биографиясе белән кыскача таныштыргач, сугыш вакыйгаларына күчте. Кузнецов Борис Кириллович- Казан шәһәренең почетлы гражданины,Мәскәүдә Җиңү парадында катнашучы, полковник. Ул 1926 елда Казан шәһәрендә туган. Беренче номерлы һөнәр училищесында белем алган.Ул 1942 елда Бөек Ватан сугышына үз теләге белән китә.16 яшьлек егетне спорт белән шөгылләнгәнен, физик яктан ныклы әзерлекле булганын исәпкә алып, шунда ук разведкага алалар. Монда инде сугышның чын йөзен күрә, аның "прогулка” түгеллеген аңлый егет. 17 яшендә аңа, күп кешегә үлгәч кенә бирелә торган, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. М.И. Калинин үз кулы белән Алтын Йолдыз, Ленин ордены тапшыра. Сугышның иң истә калган вакыйгасы: 1945 елда 18 мең кешелек дивизия белән чолганышка эләктек.Бары 27 кеше генә исән калдык.Штрафбатальонга җибәрмәсеннәр өчен, мәетләр арасыннан дивизия начальнигын эзләп табып, канга буялган байрак һәм флагны алдым. Әгәр таба алмасам ни булыр иде, белмим. Әле дә шул канга буялган байрак һәм флаг фотоларын карагач, күңелгә авыр булып китә. Икенче онытылмый торган вакыйга- Освенцим лагере. Анда килеп кергәндә үлгән һәм тере кешеләр белән тулы траншеялар каршы алды. 16 мичтә бертуктаусыз мәетләр яндырыла.2 эшелон калдыкларны ташып тора.кешеләрнең тиреләрен салдырып перчаткалар ясыйлар, ә сөякләр яндырыла һәм Германиягә басуларга ашлама итеп сибәр өчен озатыла. 16 тапкыр парашют белән төрле илләргә разведкага төшерелдем Үземә йөкләнгән бурычны төгәл үтәдем. Авыр яралар да алдым. Бүген дә баш сөягендә һәм йөрәк янында ярчыклар йөртәм. Хәрби бүләкләремнең барысын да тагып та йөреп булмый, чөнки аларның авырлыгы 4 кг нан да арта . Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышны торгызу өчен дә көчемне кызганмадым.Казан шәһәрендә цирк бинасын төзү, Татарстанда нефть промышленностен үстерүдә зур өлешем бар.Бүген дә хәрби комиссариатта хәрби әзерлекне тикшерү комиссияләрендә катнашам һәм Татарстан егетләренең яхшы әзерлеген күреп сөенәм, горурланам.Мин һәрвакыт елмаеп йөрим, кешеләргә сөенеч өләшәм һәм сезгә дә шуны киңәш итәм.Төп эшегез- уку, спорт булсын. Һәрвакыт үзегез өстендә эшләгез! Чыныгыгыз! Сәламәт булыгыз! Укытучыларга нык сабырлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Укучылар һәм укытучыларның сораулары белән аралашып барган очрашу ахырына да якынлашты. Шәмәрдән лицее директоры Хамзин Ш.А. Борис Кирилловичны лицеебызның мактаулы члены сафларына кабул итте һәм истәлек бүләге тапшырды. Кешеләргә бары шатлык кына өләшүче, мактау һәм хөрмәткә лаек шәхес очрашуда катнашучы укучылар һәм укытучылар күңелендә озак сакланыр әле. Борчылмагыз, үсеп килә Вәгъдәбездә нык торырбыз, Батырларның оныклары. Үтәрбез ил кушканны. Бабайларның батырлыгын Беребез дә изге җиргә Беребез дә онытмады. Кул суздырмас дошманны.
   Шәмәрдән лицее тарих укытучысы Галиуллина Энҗе .И. 22 октябрь 2010 ел
 
Возобновились поездки в Сабинский бассейн. Руководитель: Шайхова Л. А.    
 
 
На этой неделе (19.10.10) был проведен урок литературы с использованием новых технологией «В гостях у озорника Петрушки» в 5 б классе. Руководитель: Шайхова Л.А.
 
 
                                                         Без һәммәбез табигатьнең 
                                                         Бер бөртеге, бер гөле.
    27 октябрь көнне Шәмәрдән лицее базасында Саба районы биология, химия, география укытучылары семинары узды. "Укыту –тәрбия бирүнең сыйфатын үстерүдә методик алымнар” темасына дәресләр һәм класстан тыш чаралар узды. Григорьева Ф.Х. , Сушенцова З.М. укытучыларны үзләренең иҗат-тәҗрибә эшчәнлекләре белән таныштырдылар.Линиченко Ю.В. 8 "Г” классында географиядән, Шайхиева Ж.И. 7”Б” классында биологиядән, Гумаров Н.Х. 9”Д” классында географиядән һәм Хадиева Л.А. 9”Б” классында биология фәненнән ачык дәресләр күрсәттеләр.”Мәхәббәт химиясе” темасына Саляхиев Ф.Ф.мастер- класс, "Атом энергетикасы.Әйе, юк...” темасына география һәм биологиядән интеграл чараны да район мәктәпләре укытучылары яхшы бәяләде. Барлык дәрес һәм чараларда укытучылар укыту- тәрбия бирүнең сыйфатын үстерүдә үз эш алымнарын күрсәттеләр.Аларның төп максатлары- БДИ, БРИда яхшы бәяләр алып, югары уку йортларында белем алырлык, һәр яклап үскән , камил, гуманлы укучылар тәрбияләү. Дәрес һәм төрле чаралар аша үз эшчәнлекләре тәҗрибәсе белән уртаклашкан лицей укытучыларына рәхмәт сүзләре белдерелде. 2010 ел – укытучылар елында барлык укытучыларга уңышлар, иҗат активлыгы теләп очрашу тәмамланды.
   Тарих укытучысы Галиуллина Э.И. 28/ Х. 2010 ел
 
                                         Көз бәйрәме.
     Кем ничектер,мин үзем Яратам елның көзен. Бик еш болытлар каплап Торса да саф күк йөзен. Иссә дә салкын җилләр, Койса да салкын яңгыр, Нигъмәткә бай алтын көз Ямьлерәк күк мөгаен. 25-29 октябрь көннәрендә Шәмәрдән лицеенда көзгә багышланган бәйрәм кичәләре узды.Барлык башлангыч сыйныф укучылары да көзгә багышланган музыкаль тамаша әзерләде.Алар төрле яшелчә, җиләк-җимеш булып киенеп җырладылар, биеделәр, аларның файдалары белән таныштырдылар. 5-8 класс укучылары да үзләрен төрле конкурсларда сынадылар.Алар үз сыйныфларының”мистер көз”ен яклап чыгыш ясадылар.Бию, рәсем ясау, яклау өлешләрендә һәр укучы актив катнашты.5В, 6А, 7Б,8Е класслары абсолют чемпион исемен алды.7А,6Б-Мистер ышаныч,6В,7В-Мистер өмет , 8Д, 6Г, 7Г-мистер кавалер,8Г,7Д-Мистер батырлык,5А,8А-Мистер тынычлык,5Б, 8Б-Мистер тапкырлык,5Г, 8В- Мистер галантлык исемнәренә ия булды. 9-11 сыйныфлар арасында КВН ярышлары узды.Ул "Безнең ишек алдында...” темасына багышланган иде.10Бклассының "На шпильках” командасы сәламләү, СТЭМ- "Көзге чакырылыш” темасына театраль тамаша өлешендә уңышлы чыгыш ясады.10Г сыйныфының юморлы чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.11Б сыйныфының өй эше итеп бирелгән "БДИны бетергәннәр...” темасына үзенчәлекле чыгышлары бик ошады.Капитаннар конкурсында да һәр капитанның үзен яхшы яктан күрсәтүен әйтеп китү кирәк. Күңелле бәйрәм кичәсендә вакыт сизелми дә узды.Нәтиҗәдә 11Г сыйныфы абсолют чемпион булды.Традицион татлы бүләк- зур пирог аларга тапшырылды. 9Б,9Д класс укучылары да җиңүче исеменә ия булды. Күңелдә матур хисләр туа һәм көзнең соры күңелсез көннәрен бизәгән чыгыш ясаучыларга зур рәхмәт белдереп, уңышлар иҗат активлыгы телисе килә. Кем ничектер, мин үзем Яратам елның көзен. Көз бай итә кешене Булса тырыш һәм түзем.
  Тарих укытучысы Галиуллина Энҗе. 31.10.10.
 
                                                                                       

30 октября 2010 года учитель технологии Давлетова Эльмира Рафаэловна провела открытое мероприятие на тему: "Своя игра" между девочками 6 г класса. Участвовали: Кропачева Регина, Цыганкова Луиза, Гумарова Анжела, Ильясова Динара. Победу с 4500 балами одержала Регина, на втором месте - Луиза (1250 балов). Вопросы конкурса были познавательны и интересны. Материал для игры разработала Эльмира Рафаэловна. Очень активно участвовали и болельщики.