1 сентября - День знаний

Поздравляем всех с Днем знаний!
Первое сентября – праздник, знаменательный для каждого из нас. Годы учебы - это, без сомнения, самая увлекательная, незабываемая и счастливая пора. А для первоклассников в этот день прозвучит первый школьный звонок, который станет началом большого пути в бесконечный мир знаний, постижения наук и жизненной мудрости, обретения новых друзей и учителей-наставников. Для студентов-первокурсников День знаний – шаг к профессии и успехам в новой, взрослой жизни.
В этот замечательный день мы говорим слова благодарности нашим учителям за преданность этой нелегкой и почетной профессии, за жизненную мудрость, душевное тепло и любовь, которые они дарят своим ученикам.
Мы желаем всем вам – ученикам и студентам, родителям, учителям и преподавателям – здоровья, бодрости, оптимизма! Пусть вам всегда сопутствуют уверенность в собственных силах, неизменные успехи в учебе и в труде!
С праздником!


                   

Бүген 1 сентябрь- Белем көне, белем бәйрәме 


Балалар әле кайчан гына озын җәйге каникулларга таралган иде, инде 3 ай узып та киткән. Бүгеннән мәктәпкә: авыр сумкалар, күңелле очрашулар, укытучылар, классташлар, дәресләр, тәнәфесләр, олимпиада, БДИ,... Мәктәп еллары иң күңелле чорларның берсе, шул ук вакытта күп көч һәм тырышлык та сораучы хезмәт тә. Шәмәрдән лицеенда Белем көне тантаналы шартларда узды.11 класс укучыларының вальс биюләре, 1 класс укучыларының матур чыгышлары һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Бәйрәмдә ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыповичта катнашты. Ул 1 класс укучыларына президент бүләге- китаплар тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасында Саба муниципаль районы хакимият башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы , оешма, предприятия җитәкчеләре катнашты. Заман таләпләренә җавап бирерлек, район, республикабызның данын күтәрерлек шәхесләр тәрбияләү бүгенге мәктәпнең төп бурычы дип ассызыклады кунаклар.Тырышып укырга сүз биреп укучылар тәүге кыңгырау чыңы астында "Чисталык дәресе”нә юнәлделәр.


                            

       Тырышып уку безнең төп бурыч 


Зарыгып көтеп алган уку елы башланды. Укучыларны Шәмәрдән лицее күп яңалыклар белән каршы алды: яңа фәннәр, матур кабинетлар, яңа укытучылар, күңелле очрашулар,... Бу уку елында һәр укучы да мәктәп формасыннан йөрергә сүз бирде. Бүгенге көндә башлангыч, урта звено, өлкән классларның линейкалары, класс активларын сайлау, дежурторуны тәртипкә салу, итрәнге зарядка планын төзү эшләре бара. Укучыларга уңышлар, яңа белем үрләрен яулауда сабырлык түземлек телибез.

                              
            Без китап яратабыз

Тукай елына багышланган вакыйгалар дәвам итә. 7 сентябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гатиятова Надия Ринатовна " Сөй халыкның дөньясын” исеме астында узган район конкурсына нәтиҗә ясады. 4 б классыннан Нуриева Алия, 4 гдан Аглиуллина Илзия рәсем буенча призлы урыннар алды. Васильева Регина шигырь конкурсында призлы урын яулады. "Урман турында китап укы” конкурсында катнашкан башлангыч класс укучыларына да бүләкләр тапшырылды. Алар: Фатыхов И, Ганиева З., Мухаметшина А., Иванова С., Фазлиахметова А., Давыдова А., Хисамиева Д. Барлык укучыларны да китапханәгә чакырабыз. Китаплар Сезне көтә!
               Музейда кунаклар

7 cентябрь көнне Шәмәрдән лицеена туган якны өйрәнү музеена кунаклар килде. Алар Казан Дәүләт милли музее һәм Саба районы туган якны өйрәнү музее вәкилләре. 2013 елда булып узачак Унивесиадага күргәзмә оештыру максатыннан, музей хезмәткәрләре татар халык костюмнарын фотога төшерделәр. Борынгыдан сакланып калган татар хатын-кызлары кия торган камзул белән изү аларга бик ошады. Шулай ук килгән кунаклар музей җитәкчесе Гатауллина Эндже Ильнуровнага экспонатлар сакланышы буенча мәгълуматлар , киңәшләрен дә биреп киттеләр.
                Без булдырабыз

Бүген 8 сентябрьдә лицеебызда гомум мәктәп линейкасы булып узды. Ул атнаның һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәреләчәк. Бүгенге линейкага өлкән класс укучылары, предмет укытучылары, сыйныф җитәкчеләре чакырылды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Лейсан Мазитовна чыгыш ясады. Ул укучылар алдында торган максатлар, мәктәп формасы турында сөйләде. Шулай ук тәртип, мәктәп күләм кизү тору мәсьәләсенә тукталды. Бу линейкада укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.

                   
               Кая укырга керергә?


Бүген, 15 сентябрьдә, өлкән сыйныфлар өчен сыйныф сәгатьләре актлар залында узды. Бу җыелыш профориентация циклын ачып җибәрде. "Кая укырга керергә?”- дигән сорауга җавап бирү максатыннан , Шәмәрдән икмәк кабул итү пунктыннан кунак - баш инженер Лотфуллин Хәлил чакырылган иде. Ул укучыларга предприятияның тарихы, бүгенге тормышы белән таныштырды. Анда нинди һөнәр иялэре эшләгәне, эшләү өчен нинди уку йортларында белем алу турында мәгълүмат бирде. Ахырда Лотфуллин Хәлил предприятие тарихы буенча эшләгән фотоколлаж бүләк итте. Укучыларга бу очрашу бик ошады.

                     
           Балаларның иминлеген саклау
5-8 сыйныф укучыларының сыйныф сәгатьләре актлар залында узды. "Балаларнын иминлеген саклау "атналыгы уңаеннан Шәмәрдэн лицеена МЧС тан Камилов Илнур Илбрусович, Гимадиев Илнар Рауфович чакырылган иде. Илнур Илбрусович һәм Илнар Рауфович пожар булган очракта үз-үзеңне ничек тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар.

                   
             Иминлек үз кулыбызда

Көн саен булып торган бәла-каза һзм фаҗигалардан соң уйланырга мәҗбүр буласың. Үз иминлегебез үз кулыбызда, аны саклау күп вакыт үзебездән тора. Шәмәрдән лицеенда янгын сүндерүчеләр, МЧС белән берлектә уку тревогасы узды. Уку тревогасы сигналы яңгырауга, лицей бинасыннан укучы,укытучы, хезмәткәрләр урамга ашыкты. 6 минутта халык эвакуацияләнде. Рапортлар тапшырылгач, лицейда дәресләр дәвам итте.

                   
       Всероссийский конкурс "Педагогические инновации"

Учитель нашего лицея Сайфутдинова Эльвира Гарафутдиновна стала дипломантом III степени в профессиональном Всероссийском конкурсе "Педагогические инновации". Поздравляем!

             
Всероссийский конкурс "Первые шаги"

Стали известны результаты Всероссийского конкурса "Первые шаги". Ученица 7 класса Сайфутдинова Эльвина стала дипломантом I степени (учитель Сайфутдинова Э.Г.), ученица 9 г класса Галямутдинова Язиля стала дипломантом II степени (учитель Хамзина А.М.). Поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов!


          Шахмат турниры
            

Буген, 17 сентябрьдә, шахмат сөюче укучыларны безнең лицей кабул итте. Бу шахмат турнирында Саба районының 17 авылыннан килгән укучылар көч сынашты. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 2 категориягә: 1-2 сыйныф укучылары һәм 3-4 сыйныф укучыларына бүленделэр. 3-4 сыйныфлар арасында безнең лицеебызда укучы 4 б сыйныфы укучылары Шамилова Алия ( I урын) һәм Иванова Света ( II урын) алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга алдагы ярышларда җиңүләрен телибез.

   Татарстан варисларының туган көне
             
17 сентябрь «Варисларның туган көне” уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары көзге табигать кочагына чыктылар. Анда укучылар өчен сабантуй булды. Бу сабантуй тантаналы линейка белэн ачылып китте. Бәйрәм барышында варислар законнарны искә төшерделәр һэм төрле уеннар уйнадылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бу сабантуй балаларга бик ошады.

              Настольный теннис  
             
17 – 18 сентября в Б.Сабах прошел первый этап по настольному теннису школьной лиги среди учащихся Сабинского района. Где Максимова Кристина ученица 9 Е класса заняла первое место среди 9 – 11 классов. 


                    Кызыклы очрашу
              

Буген өлкән укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы очрашу оештырылды. Анда ШЛПУМГ да эшләүче Бадрутдинова Рушания Ильфатовна чакырылган иде. Ул "Кая укырга керергә?” дигән профориентация циклын дәвам итте. Рушания Ильфатовна ШЛПУМГ тарихы, андагы хезмәт күрсәтүче оешмалар турында сөйләде. Ул газ үткәргеч станциядә эшләүче кадрларга куелган бүгенге көн таләпләрен санап китте. Шулай ук, информацион технологияләр күп кулланган заманда белемнең заурлыгы ассызлыкланды. Рушания Ильфатовна үзенең чыгышын укучыларга матур теләкләре белән тәмамлады. Очрашуның икенче өлешендә лицеебызның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Л.М. сүз алды. Ул узган атнага анализ, тәртип бозучылар, соңга калучылар турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Бу очрашуда мәктәп формасы, укучыларның тышкы кыяфәте, мәсьәләләре дә яктыртылды. Очрашу матур, күңелле ноталарда тәмамланды. Лицеебызның физик культура укытучысы Сафин Р.Р. узган атнада булып узган район күләм көзге кросска йомгак ясады. Җиңүче егет- кызларыбызны грамота белән бүләкләделәр. Алар арасында өлкән класс укучылары: Арсланова Лилия (8 б сыйныфы укучысы)-100 метрга йөгерү буенча- I урын 1000 метрга йөгерү буенча- III урын, Ситникова Юля (11г сыйныфы укучысы)- 100 метрга йөгерү буенча II урын, Загидуллин Айнур (11 а сыйныфы кучысы)- 100 метрга йөгерү буенча II урын алдылар. Молодцы, укучылар! 


                                  ГТО
                   
Бүген 23 сентябрь көнне укытучылар ГТО тапшырдылар. Көннең салкынча булуына карамастан укытучылар йөгерештә, ераклыкка сикерүдә көч сынаштылар.” Сәламәт тәндә - сәламәт рух” дигән девиз астында үткән бу чарада һәр укытучы теләп катнашты. Югарыда санап кителгән спорт төрләре буенча нормативлар тапшыру алдагы үтәчәк көзге кросска әзерләнү өчен дә файдалы булды. 


                   "Ватан” конкурсы 
                     
23 сентябрьдә БИҮдә "Ватан” конкурсы гөрләп узды. Ул бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган иде.Әлеге конкурсны лицей укучылары да читләтеп узмады: шигырьләр, җырлар өйрәнделәр һәм бик уңышлы чыгыш ясадылар. Тырышуның нәтиҗәсе дә бар: Вафина Зилия, Мәсгутов Нияз ("Йолдызлык”, "Дулкыннар” кебек республика фестивалендә катнашып, зур җиңүләр яулаган укучылар) һәм 3в классыннан кызлар ансамбле район турына үттеләр. Аларга зур уңышлар теләп калабыз! 


     "Укытучыңны тәбрик ит!” акциясе старт алды 
                 
Халыкара укытучылар көне уңаеннан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укытучыңны тәбрик ит!” республика акциясе игълан итте. www.mon.tatarstan.ru интернет сайтын кулланучылар яраткан укытучыларын бәйрәм белән тәбрикли, укытучыларга җылы хисләрен җиткерә һәм рәхмәтләрен юллый алалар. Укучыларның рәхмәтен ишетү- укытучы өчен иң зур бүләк!